Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Депутат Ирек Салихов район инвалидлар җәмгыятенә костюмнар бүләк итте

    Район инвалидлар җәмгыятенең спортчылар командасына Төзелеш сайлау округы депутаты Ирек Салихов костюмнар бүләк итте.

    Инвалидлар җәмгыяте мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокук һәм мәнфәгатьләрен генә яклап яшәми.

    2007 елда Нини Кукушкина җитәкчелек итә башлаган җәмгыять шул елдан башлап Казанда узучы спорт фестивальләренең даими катнашучысына әверелә. Иң әүвәл, үз-үзләрендә, нинди генә сызлаулар булуга карамастан, яшәү һәм эшләү өчен көч тапкан инвалидлар, республиканың бөтен районнарыннан җыелган командалар арасында беренче унлыкка керерлек итеп, уңышлы чыгыш ясыйлар. Җәмгыять әгъзалары ел саен Басхет-Холга баралар. Гарипләр арбасына утырган инвалидларның зур энтузиазм белән баскетбол уйнаганнарын карап, алар өчен җан атып утырган район инвалидлары тагын да рух күтәренкелеге туплап, тормышның тагын да асыл якларын күреп кайталар.

    - Мондый чаралардан соң, үзебездә тау күчерерлек, бөтен кешене дә артыбыздан ияртерлек көч тоябыз, - дип тәэсирләре белән кртаклаша Кукушкина.

    Инвалидлар район кысаларында үтә торган чаралардан да читтә калмый. Үз бәйрәмнәрен дә оштырырга дәрт һәм дәрман таба. Даими рәвештә уздырылучы кече Сабантуйларында алар спорт ярышларында, төрле уеннарында бик теләп катнашалар. Инвалидлар мылтыктан атарга, йөзәргә, чаңгыда шуарга, дартс, шашка-шахмат уйнарга яраталар. Һәрбер төрнең үз осталары барлыкка килгән. Әйтик, Роберт Хуҗиев, шахмат уйнап, республикның мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында мактаулы өченче урынга чыккан. Инвалидларны тагын бер мавыктыргыч шөгыль берләштерә - алар балык тотарга яраталар. Җылы җәй кичләрендә Ык елгасы ярларында үзләре тоткан балыктан пешерелгән ухадан да тәмлерәк ризык бар микән?! Менә шуннан соң аларны мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтергә кем җөрьәт итәр?!

    Инвалидлар мәдәни тормыш белән дә яшиләр. Төрле иҗади фестивальләрдә үз сәләтләрен күрсәтәләр. Республиканың башка район һәм шәһәрләрендә урнашкан тарихи, истәлекле урыннарга сәяхәт кылалар. Шунысы мөһим, җәмгыять әгъзалары бу чараларны оештырганда ялгыз түгел.

    - Без һәрдаим район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәмен тоябыз. Берничә ел элек барасы җиребезгә кул сузып, кеше саен җыйган акчалар хисабына барсак, хәзер финанс, транспотка кытлык кичермибез. Баулы, Алабуга, Болгар, Алексеевск җирләрендә булып кайттык. Автобус белән Урыссу ГРЭСы җитәкчесе Владимир Петров тәэмин итте. Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе директоры Радик Солтанов безнең хәлгә кереп яши. Шулай да иң зур ярдәмне һәм аңлауны без Әпсәләм комбинаты директоры Илһам Сафиннан табабыз. Әлеге олы җанлы кеше безгә матди яктан гына булышып калмый, ул безнең бер инвалидыбызны хәтта эшкә дә кабул итте. Алексей Похолков утырган гарипләр арбасы хәрәкәте өчен уңайлы шартлар тудырды, - дип сөйләүче Нина Васильевна йөзендә канәгатьлек хисе балкыды.

    Инвалидлар, сүз уңаеннан, "Уңайлы мохит" программасы нигезендә районда шактый уңай үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

    - Безнең халык элек-электән үк кайгыртучанлыгы, шәфкатьлелеге белән аерылып торды. Матди ярдәм белән генә түгел, матур елмаюы, җылы сүзе, изге гамәле аша да башкаларны сөендергән кеше, беренче чиратта, үзен сөендерә, йөрәген уңай хисләр белән тулыландыра, бәхет һәм шатлык гармоннары ала, - дип әңгәмәгә кушылды Ильяс Зиннәтуллин.

    Спорт костюмнары кабул итәргә җыелган инвалидлар, кунаклар арасында менә шундый дустанә аралашу булды. Депутат Салихов, аның ярдәмчесе Татьяна Морозова җәмгыять әгъзаларына киләчәктә дә актив тормыш позициясе теләде. Бер төсле, уңайлы спорт костюмнарыннан чыгыш ясаячак инвалидларның яңадан-яңа уңышлар яулаячагына ышаныч белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: