Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Депутат Таһир Һадиев ютазылыларны үрнәк булырлык итеп эшләргә чакырды

    Пәнҗешәмбе көнне II чакырылыш Ютазы район советының XLVI утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев катнашты.

    Депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтовның җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре буенча ел башына кредиторлык бурычын каплау өчен бюджет ассигнованиеләрен ныгыту мөһимлеге белән бәйле 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга муниципаль район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү соравы буенча чыгышын тыңладылар һәм аларны расладылар.

    2014 елга Контроль-исәп палатасы эше буенча отчетны депутатларга аның рәисе Зилә Айтыкина җиткерде. Аның мәгълүматлары буенча, узган елда палата тарафыннан 42 эксперт-аналитик һәм 19 контроль чара уздырылган. Ул тикшерелүче оешмаларга эш нәтиҗәлелеген күтәрүдә, бюджет-финанс дисциплинасын ныгытуда һәм бухгалтер учетын көйләүдә практик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Тикшерелгән бюджет чараларының гомуми күләме 198 миллион сумнан артык тәшкил иткән, 9 миллион сумнан артык суммага кагыйдә бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланган. Тикшерелгән объектларда 2014 елда бюджет чараларын максатсыз файдалану очраклары ачыкланмаган. Чаралар күрү өчен прокуратурага 14 материал тапшырылган, тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие җитәкчеләре адресына язма мөрәҗәгать җибәрелгән, 10 кеше дисциплинар җавапка тартылган. Палата күрсәтмәләре буенча 8 миллион сумнан артык суммада кагыйдә бозудан арынылган, бу 87 процентны тәшкил итә. Аерым алганда, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә менюны ирекле төзү, ашамлыкларның таләп ителгән нормаларга туры килмәве кебек һәм башка кагыйдә бозулар ачыкланган. Агымдагы елда физик культурага һәм спортка юнәлтелгән бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәлелеге аудитын уздыру планлаштырылган.

    Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы эшчәнлеге сорауларын үз чыгышында аның рәисе Зөлфия Гыйбадуллина яктыртты. Салымнан тыш керемнәр структурасында, аның сүзләре буенча, иң зур чагыштырма өлеш - 98 процентны җир участогын арендалау һәм аларны сатудан табыш алып тора. Алар буенча керемнәр 22 миллион сумнан артып киткән һәм өстәмә рәвештә район бюджетына 8 миллион сум керткән. Аеруча киң таралганнары булып шәхси торак төзелеше өчен җир участогы бирү турында мөрәҗәгатьләр кала. 2014 елда җир участокларына аренда килешүләре буенча керемнәр 11,5 миллион сум тәшкил иткән. Арендага алынган җирләрнең гомуми мәйданы 11 127 гектар булган, шуларның 76 проценты авыл хуҗалыгы җирләре. Узган елда җир участокларын милеккә 52 күп балалы гаилә алган. Муниципаль милекне файдаланудан һәм сатудан табыш 1788 мең сум тәшкил иткән һәм район бюджетына өстәмә рәвештә 363 мең сум китергән. Гражданнар милкенә 57 фатир тапшырылган. Бүгенге көндә районда 92 процент торак фонды хосусыйлаштырылган, өч йөзгә якын фатир хосусыйлаштырылмаган килеш кала. "Халык инвентарьлаштырылуы" акциясе кысаларында 49 буш, файдаланылмаган җир участогы һәм 51 күчемсез милек объекты ачыкланган. 2015 елга Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының өстенлекле бурычлары булып күп балалы гаиләләрнең җир участоклары белән тулы күләмдә тәэмин ителүе, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә җәлеп итү, муниципаль милекне, шул исәптән җир участокларын файдаланудан район бюджетына табышлар керүе мониторингын уздыру тора. Район башлыгы Рөстәм Нуриев таләп ителмәгән пай фондының яртысыннан артыгы теркәлүен билгеләп узды, хезмәтләр җитәкчеләренә әлеге зур һәм авыр эшнең башкарылуы өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә мондый динамика сакланачагына ышаныч белдерде.

    Россия Эчке эшләр министлыгының Ютазы районы буенча бүлеге отчетын депутатларга бүлек начальнигы урынбасары Марат Нурсәетов укып ишеттерде. Аның мәгълүматы буенча, күпчелек җинаятьләр милек урлау белән бәйле. Үтерүләр санын яртылаш киметүгә ирешелгән, күрәләтә сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр, фатир басулар, урлашулар, авто һәм моттранспорт алып китүләр, талаулар һәм таларга дип һөҗүм итүләр саны шактый кимегән, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр күләме 41 процентка азайган. Ел дәвамында законсыз корал әйләнешенә мөнәсәбәтле өч җинаять һәм законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйләнгән алты җинаять ачыкланган. Районның федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге тарафыннан район полиция хезмәткәрләре ярдәмендә районга наркотик чараларның зур партиясен кертү белән шөгыльләнгән безнең районнан булган ике кеше тоткарланган. Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешендә катнашкан районның 21 кешесе җавапка тартылган, 1160 литр спиртлы продукция алынган. Шуның белән бергә, район юлларында вазгыять авыр булып кала. Шул ук вакытта 150 кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм биш меңнән артык кеше административ җавапка тартылган. Юл-транспорт вакыйгалары, аларда зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны артуы күзәтелә. Район башлыгы күрше регионнардан спиртлы эчемлекләрне легаль булмаган рәвештә районга алып керүне кисәтү буенча эшне көчәйтергә һәм ЮХИДИ эше интенсивлыгын югары дәрәҗәдә тотарга чакырды.

    Көн тәртибенең соңгы соравы булып район советының 2015 елга перспектив планы торды, аның белән җыелучыларны район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова таныштырды.

    Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев бездә кертелгән пластик шешәләрне аерым җыю яңалыгын кызыклы һәм дөрес якын килү, дип билгеләп үтте. Шулай ук ул авыл хуҗалыгы производствосын үстерү мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Агымдагы елда төп бурыч дип Һадиев быел игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында торак пунктларны яшелләндерүне атады һәм бу мәсьәләдә дә район башка эшләрдәге кебек бүтәннәргә үрнәк булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: