Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Диңгезчеләрнең төп бәйрәмнәре

    Традиция буенча июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләнә торган Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты көне быел июльнең 29нчы числосына туры килде.

    Безнең районда Хәрби-диңгез флотында хәрби хезмәт узган 175 ир-ат (шуларның 98е Урыссу бистәсеннән) әлеге бәйрәмне билгеләп узачак. Моннан тыш, хәзерге вакытта флотта хезмәтне уза торган тагын 9 ютазылы өчен (шуларның алтысы көз көне һәм өчесе - быелгы язда чакырылган) бу әле яңа бәйрәм булып исәпләнә. Бәйрәмне алар, мөгаен, Андрей әләме астында билгелиячәк. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле диңгез флоты вәкилләре. Сез - Россия Армиясенең горурлыгы!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: