Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ә Димтамакта балык эләгә

    Авыл җирлекләрен чүп үләннәрен чабу чапмауга карап чыкканнан соң, шундый уй килде: каразирек хатын-кызлары иң яхшы чабучылар.

    Рейдлы тикшерү белән без районыбызның эре авылларын, һәм кайбер кече авылларын тикшердек. Барлык торак йорт капка төпләре дә чабылган диярлек. Эре алабота, шайтан таяклары күзгә чалынмады. Шулай да авылларда беркемнеке дә булмаучы участоклар бар. Нәкъ менә шундый урыннарны алабота һәм шайтан таяклары "үз итә" дә инде. Кәрәкәшледә үзенең кыргый матурлыгы белән бер шәхси бәрәңге бакчасы күзгә ташланды. Ул җир кызыл, ак төсендәге мальвалар, күпьеллык үләннәр белән бергә үсеп, берничә ел дәвамында кеше кулы тимәгән чүплеккә охшап тора. Кыргый матурлык! Димтамакта, тыелып кала алмыйча, тар сукмактан биек булып үскән чүп үләннәрен ера-ера су буена төштем. Күпердә мәктәп яшендәге балалар су кереп ятучы малайларны күзәтә иделәр. Фотоаппарат тавышын ишетеп, алар кызыксына башладылар: әйтик, каян килеп сез монда безне төшереп йөрисез? Район газетасыннан, дип җавап кайтардым мин.
    - Укый тогансыздыр бит? - дип сорадым горурлык хисе белән.
    - Ю-ю-к!
    - Үзегез укымасагыз, әбиегез яисә күршеләрегез?
    - Юк, күршеләр дә алдырмыйлар.
    Шулвакыт араларыннан берсе:
    - Минем Алабакүлдә әбием алдыра, - дип ниһаять бер малай әйтте. Шундук күңелле булып китте.
    - Алайса газетада үзеңнең фотоларыңны күрергә әбиеңә барасың була инде, - дидем сүзне икенчегә борырга тырышып.
    - Ә монда балык эләгәме? - Шундук малайлар берсеннән-берсе уздыра-уздыра кемнең нинди зурлыкта балык тотуларын сөйли башладылар.
    - Нишләптер кызлар күренми әле? - дип кызыксынам.
    - Алар бездән куркалар, - дип тавышына җитди төсмер өстәп араларыннан иң өлкәне.
    Метр ярымлы шайтан таякларына ихтибар бирмичә, кул белән этеп шул ук юлдан кире өскә - малайлар калдырган велосипедлар янына мендек. Китәр алдыннан егетләр үзләренең "бисәйләрендә" төрле маневрлар ясап күрсәттеләр. Шәп килеп чыга.
    Әй лә, ул чүп үләннәренә! Безнең авылларыбызның матурлыгына алар гына киртә түгел. Ә кемгә чабырга соң? Шул ук бюджет сферасында эшләүче мескен хатын-кызларгамы! Хәзер бит авылларда чегәннәр күренмәгән кебек ир-атлар да күренми - алар бүген я шәһәрләрдә, яисә себердә эштә. Моннан тыш хәзер бакчаларда җиләк-җимеш җитешә: кура җиләге һәм чия коелып утыра. Ә бит аларны җыю гына түгел, эшкәртергә дә кирәк. Моңа кушып йорт кош-кортлары, бала-чагалар. Кер юу, җыештыруны әйтеп тә тормыйм - ул бит эш түгел, көнкүрешне матурлау гына. Бер сүз белән әйткәндә - авыл яши. Ә бу иң мөһиме. Ә чүп үләнен нишләтик соң... Нәрсә әйтергә дә белмим инде. Бәлкем каразирек хатын-кызларын чакырыргадыр? Их, алардагы көч тә соң!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: