Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Димтамакта яшәүче Әнисә Зиннәтова 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

    Күптән түгел Димтамакта яшәүче Әнисә Зиннәтова 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

    Юбилярга җылы теләкләрне район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Димтамак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин җиткерделәр. Әнисә Гариф кызы аңа тапшырылган бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итте һәм барысын да чәй өстәле артына чакырды. Салмак кына барган әңгәмә мәкаләбез героен ерак балачагына, хәзер инде юкка чыккан Ишмурат авылына алып кайтты. Җидееллык мәктәпне ул Акбаш авылында тәмамлаган - тырыш укучы җиде чакрым юлны җиңел уза торган булган. Әлбәттә, уку да авыр бирелмәгән. Белем аласы килү теләге аны укуын Ютазыда дәвам итәргә мәҗбүр итә. Әмма үзе мәктәпкә йөргән урман юлында аңа качкыннар очрый (алар ул чорда җитәрлек була) һәм кыз бик нык курка. Шуның белән мәктәп еллары да тәмамлана. Колзоз тормышы башлана. Башта авылы исеме белән аталган "Ишмурат" колхозында эшли, хуҗалыклар ныгыганнан соң, Димтамакта гамәлдә булган "Марс"та, Маленков исемендәге һәм "Правда" колхозларында хезмәт куя. Яшь чагында авыр хезмәтне һәм югалтуларны күп кичергән юбиляр бүгенге көндә үз балаларының кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен тоеп яши. Әнисә апа, улларының берсе әтисе йорты урынына төзегән иркен йортта гомер кичерә. Тормышы җылыда, уңайлылыкта һәм иминлектә.

    Җирлекнең ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин сүзләре буенча, авылда өлкән буын вәкилләре картайган күршеләренә карата җаваплылык хисе тоеп яшиләр, теләп ярдәм кулы сузалар. Аны бердәнбер борчыган нәрсә - мәктәп укучыларының битарафлыгы. Буран көннәрендә, мәсәлән, ни өчен өлкән яшьтәге әбинең һәм бабайның ишегалдын кардан чистартып куймаска? Әлбәттә, укучыларның өй эшләре болай да күп. Тик шулай да... Ул бу эшне ничек оештырырга кирәк булуын әлегә белми. Әмма җирлекнең педагогик корпусы булышлыгына өмет баглый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: