Бүген иртәнге сәгать унда "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагерена ял итүчеләрнең беренче сменасы китте.
Бу сезонда беренчеләр булып спортчылар юнәлде, чөнки смена профильле булып тора - бу шактый укучы - 80 кеше! Балалар ялы 18 көн дәвам итәчәк. Бүген аларны лагерьга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары озатып калды. Юл-патруль хезмәте озата барган өч автобустан торган кортеж район мәдәният йорты мәйданчыгыннан кузгалып китте.