Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Дуңгызларның африка чумасын кисәтү максатында тикшерүләр үтте

    Дуңгызларның африка чумасын кисәтү максатында, ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге бүлеге тарафыннан соңгы ярты елда дуңгызчылык хуҗалыкларында, дуңгызчылык продукциясен чалу һәм эшкәртү предприятиеләрендә 70 тикшерү үткәрелгән, дуңгызчылык продукциясен сату урыннары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре 162 тапкыр тикшерелгән.

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында 111 эш кузгатылган, 309,2 сум күләмендәге гомуми суммага штраф салынган. ЮХИДИ постларында йөк ташыган 333 күзәтчелек астындагы автотранспорт чарасы тикшерелгән, таләп ителгән документлардан башка шундый йөк ташуның 36 очрагы кисәтелгән. 41 административ эш кузгатылган, 126,1 мең сум күләмендәге гомуми суммага штрафлар салынган, атылган 981 кабанның, 8 үлгән кабанның һәм 4183 йорт дуңгызының биологик материалы алып тикшерелгән. Авыру тудыручылар ачыкланмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: