Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Эчтәлекле дәресләр, күңелле тәнәфесләр артта калды

    Узган шимбә иртәсендә чыгарылыш укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы яңгырады.

    Район белем бирү учреждениеләреннән быел 74 бала олы тормыш юлына аяк баса. Бу көнне мәктәпләрдә шылтыраган кыңгырау авазы агымдагы елда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 196 укучы арасыннан да кемгәдер соңгы тапкыр чыңлады.

    - Бүген гимназиядә соңгы кыңгырау, әмма тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Сез керәчәк югары уку йортлары сезне үз кыңгыраулары, шатлык-сөенечләре белән каршы алсын. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз! Безнең уку йорты стеналары артында алган белемегез сезгә канат булсын, зур тормыш юлыннан ышанычлы адымнар белән атлагыз! - дип чыгарылыш укучыларына хәерле юл теләде Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова.

    Тантана белән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче советнигы Алия Ескулова котлады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев гимназистларны "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлап, бүгенге чыгарылышчыларның яхшы һөнәрманнарга әверелеп, районга әйләнеп кайтуларын гына теләп калмады, ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Теганюк, география укытучысы Зөләйха Огневаны хезмәтендә ирешкән югары казанышлары һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен район башлыгының рәхмәт хаты белән билгеләп узды. Рөстәм Нуриев рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы, шулай ук география буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры 9 сыйныф укучысы Руслан Миңнуллинга да зур канәгатьлек хисе белән район башлагының рәхмәт хатын һәм 10 мең сум күләмендә премия тапшырды.

    Бу көнне котлау церемониясе моның белән генә чикләнмәде. Төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм ярышларда, фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучылар котланды. Лаеклы балалар тәрбияләп үстергән Ландыш һәм Илдар Миңнуллиннар, Гөлнара һәм Марат Исмәгыйлевлар район мәгариф бүлеге һәм хатын-кызлар советының рәхмәт хаты белән билгеләнде.

    Бу көн балаларның үз чыгышларыннан башка да узмады. Чыгарылыш укучылары шигырь һәм җыр юллары аша туган мәктәпләренә, укытучыларына, аларны тәмле ашлар белән сыйлаган, чисталыкка өйрәткән хезмәткәрләргә рәхмәтләрен белдерсә, аларга алмашка килүче беренчесыйныфлылар үзләренең йолдыз булып янган кечкенә йөрәкләреннән чыккан самими шигырьләре аша тормышчан киңәшләрен бирделәр - алда торган имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен азрак ашап, азрак йокларга, су буйларында кызынып ятканчы, китап тотып, күләгәдә утырырга, хәтта, белемнәре җитмәгән очракта, шпаргалкалар да язага тәкъдим иттеләр.

    Сыйныф җитәкчеләрнең, ата-аналарның изге теләкләре, алып баручыларның өч телдә - татарча, русча, инглиз телендә яңгыраган матур шигырьләре, зәңгәр күккә күтәрелгән ак күгәрченнәр, төсле шарлар һәм хлопушкалар, әлбәттә, соңгы мәктәп вальсы һәм, "Соңгы звонок, соңгы дәрес - ник бераз соңламадың..." - дип җырларда җырланса да, күңелләрне шатландырып та, сагышландырып та чыңлаган соңгы кыңгырау - һәркемнең тормышында бер тапкыр гына була торган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменең онытылмас бизәкләренә әверелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: