Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Эдуард Фәйзрахмановка ТР ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов рәхмәт белдерде

    Узган ел өчен Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәләре эшенә нәтиҗәлр ясалды. Унтугыз район арасыннан Россиянең Ютазы районы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлеге икенче урынны яулады, моның белән бәйле Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов бүлек начальнигы полиция майоры Эдуард Фәйзрахмановка рәхмәт белдерде.

    Район юлларында авария нокталары санын киметүгә, район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматы буенча, фото һәм видеофиксация ярдәмендә ирешелгән. Узган ел эчендә алар тарафыннан тизлек режимын бозуның 11,5 мең очрагы теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның биш меңнән артыгы автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган, шуларның 1439 очрагы куркынычсызлык каешларын куллануга кагылган, тизлек режимын бозучы 1153 кеше теркәлгән, 204 очракта җәяүлеләр кагыйдә бозганнар, 151 йөртүче транспорт чаралары белән алкоголь кулланып идарә иткән. Вакытында штраф түләмәүчеләргә дә шулкадәр үк беркетмә төзелгән. Шулардан 22 кеше суд тарафыннан административ кулга алуга хөкем ителгән, 13е - администатив эшләргә җәлеп ителгән, калганнарга штрафларын икеләтә арттырып түләү бурычын куйганнар. Транспорт йөртү таныклыгыннан башка йөргән 100 автомобильче тоткарланган. Каршы хәрәкәт юлына чыгып, куркыныч вәзгыятьне 38 йөртүче тудырган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен участок полицейскийлары тарафыннан алты йөздән артык административ материал төзелгән.

    Әмма югарыда саналган масштаблы профилактик чаралар да юл-транспорт вакыйгаларыннан котылырга мөмкинлек бирмәгән. Узган елда район территориясендә 21 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 26сы - җәрәхәтләр алган. Өч кеше һәлак булган һәм ун кеше зыян күргән тугыз юл-транспорт вакыйгасының төп сәбәпләре булып хәрәкәт тизлеген дөрес сайламау тора. Вафатлар булмаган, әмма тугыз зыян күрүче теркәлгән алты юл-транспорт вакыйгасының сәбәбе булып каршы хәрәкәт юлына чыгу торган. Һәлак булучылардан башка, әмма тугыз зыян күрүче булган алты юл-транспорт вакыйгасының сәбәбе -каршы хәрәкәт юлына чыгу. Транспортны узып китү чиратын сакламау, ике һәлак булучы белән өч яралы теркәлгән юл-транспорт фаҗигасына китергән. Транспорт йөртүче гаебе белән җәяүлене таптату, бер зыян күрүче теркәлгән бер юл-транспорт вакыйгасына сәбәп булган, җәяүлеләр гаебе белән алар ике очракта таптатылган, анда ике кеше зыян күргән, бер очракта җәяүле хатын-кыз исерек хәлдә булган. Бер юл-транспорт вакыйгасын транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган йөртүче ясаган, ул анда үзе зыян күргән дә инде.

    Безнең автоинспекциянең нинди эшләр башкаруы турында без район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахмановтан сораштык.

    - Эдуард Фәритович, сезнең бүлек ничек икенче урынны яулый алды?

    - Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Ютазы районы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшкә полиция полковнигы Атлас Сәмигуллин җитәкчелегендәге полиция бүлегенең бөтен көче юнәлтелгән районнарның берсе буларак билгеләнде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен транспорт белән исерек хәлдә идарә итеп, каршы хәрәкәт юлына чыгып тупас бозуны кисәтү, балаларны йөртү кагыйдәләрен инкар итү, җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында кагыйдә бозуларны кисәтү, тиешле срокта штраф түләмәүчеләрне ачыклау максатында рейдлар уздыру эшенә ЮХИДИнең бөтен шәхси составыннан тыш, суд приставлары хезмәте җәлеп ителде. Бу эштә гаммәви мәгълүмат чаралары да катнашты. Үзара көйле һәм җайланган эш аркасында безгә авариялелекне киметергә мөмкин булды. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, моңа кадәр безнең бүлектә бары өч автоинспектор эшләде, әмма февральдә ун ел ЮХИДИ бүлегендә хезмәт итү стажы булган яңа инспектор киләчәк, бу безнең эшне шактый җиңеләйтәчәк һәм кагыйдә бозучы транспорт йөртүчеләрнең эшен катлауландырачак.

    - Сезнең эш нинди параметлар буенча бәяләнә?

    - Алар бик күп. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау һәм юл хәрәкәте вакыйгалары саны, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр исәбе дә... Әмма иң мөһиме - без күрсәткечләр һәм кемне дә булса җавапка тарту өчен эшләмибез, безнең максат - юл хәрәкәтендә катнашучыларны автомобиль йөртү культурасына һәм бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтү. Кешеләр юлда, рангларына һәм машинаның "текәлегенә" бәйләнмәгән рәвештә барысының да бертөрле булуын аңларга тиеш.

    - Ә безнең йөртүчеләр дисциплиналы булулары белән аерылып торалармы?

    - Тәртипкә күнә башладылар. Борчуны бездә күбрәк үзебезнең җирле йөртүчеләр түгел, безнең якларда төпләнүче көньяк халкы вәкилләре тудыра. Аларда тормышка, безнең таләпләргә мөнәсәбәт бездәге белән чагыштырганда башка. Мин транспорт йөртүчеләрне милләтләре һәм нинди дә булса төбәк вәкиле буларак аерып карамыйм, фактны гына билгеләп үтәм.

    - Штрафлар түләү белән эшләр ничек тора?

    - Аерым проблемалар юк. Безнең автомобиль йөртүчеләр вакытында түләргә тырышалар, чөнки тиешле срокта түләмәгән өчен ике тапкыр арттырып түләргә туры киләчәген яки бурычлыларның төзәтү эшләренә җәлеп ителәчәген яки кулга алыначагын күреп торалар. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр белән суд приставлары эшли.

    - Районда транспорт чаралары күпме?

    - Алты меңгә якын. Нигездә бу, әлбәттә, автомобильләр. Без кайбер авылларда совет чорыннан калган мотоциклларны алгач, районда алар шактый кимеде. Әмма алар мөнәсәбәтендә тулы тәртип урнаштыру өчен эшлисе бар әле.

    - Сезнең карашка бездә нинди юл участоклары иң куркынычы?

    - Урыссу бистәсендә авария куркынычы булган урыннар - Урыссу урамының Муса Җәлил һәм Ленин урамнары белән кисешкән урыннарында урнашкан ике "Магнит" сәүдә үзәге һәм тукталыш өчен җитәрлек урыны булмаган "Фарвин" сәүдә үзәге яны. Кешеләр эштән кайткан пик сәгатьләре вакытында без шундый урыннарга чыгабыз һәм аварияләргә юл куймаска тырышабыз, җитмәсә, без күбрәк штраф җыярга тырышабыз, дип исәпләгән кешеләр бар. Әмма кагыйдә бозуларга юл куелганда, безгә җавап гамәлләре кылырга туры килә.

    - Авариялелек дәрәҗәсенә юллар сыйфаты тәэсир итәме?

    - Бу сорауда күп нәрсә йөртүчеләрнең үзләренә бәйле. Начар юлда алар җилдерә алмый, шуңа күрә кагыйдә бозулар азрак, яхшы юлда алар куа башлый һәм куркыныч вәзгыять барлыкка китерәләр.

    - Чынлап та, бездә булган мәгълүмат буенча, шундый вәзгыятьтә, аерым алганда, Акбашта яшәүчеләр калган һәм алар ясалма юл тигезсезлекләре булдыруга каршы түгел. Бу мөмкинме?

    - Тулысынча. Моның өчен җирлек башлыгына авыл халкы белән җыелыш уздыру, карар чыгару һәм башкарма комитетка җиткерү зарур. Соңыннан без аны үтәү мөмкинлеген карарбыз. Без халык белән үзара аңлашып эш итүгә өметләнәбез, чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык яңалыкларны исәпкә алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотарга бурычлы. Кешеләр шуны истә тотарга тиешләр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, алар юл хәрәкәтендә катнашучылар тормышын гына түгел, беренче чиратта үзләренең гомерләрен куркыныч астына куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: