Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Екатериновка халкы: “Без туган җиребезне юкка чыгарырга ирек куймаячакбыз!”

    Димтамак авыл җирлеге территориясендә Пермь өлкәсенең “Меркурий” ҖЧҖ бораулау калдыкларын эшкәртү полигоны төзергә җыенуы турындагы хәбәр тиз арада таралып өлгерде һәм җәмгыятьтә резонанс тудырды

    “Ютазы таңы” газетасы да әлеге кискен проблемага карата битараф кала алмады. Сишәмбе көнне без Екатериновка бистәсе халкы белән очраштык.

    - 2020 елның маенда ук без “Башнефть” карамагында булган элекке УКПН-5 территориясендә хәрәкәт башлануын искәрдек. Хәтта “Башнефть” компаниясендә эшләүче танышлар әлеге җирләргә докуметларның ниндидер “Меркурий” исемле җәмгыятькә тапшырылуын да хәбәр итте. Әмма кайбер кешеләр бу урында Әлмәт агач эшкәртү комбинаты эшләячәк дип хәбәр итте. Ни сәбәпле ул безгә ялган мәгълүмат биргәндер, әйтүе кыен. Һәм без берникадәр тынычланып калдык. Ләкин, билгеле булганча, озакка түгел. Пермь өлкәсеннән килгән “Меркурий” җәмгыятенең безнең торак пункт янында нинди эш белән шөгыльләнергә җыенуы тәмам билгеле булгач, без тирә-якка чаң суга башладык, - дип сүз алды Екатериновка бистәсе старостасы Розалия Бусалова.

    Екатериновка бистәсе халкы бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юллый. Аларны тирән борчуга салган проблема турында язылган хат хәтта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга кадәр барып ирешә. Безнең якташларбыз Интернет челтәрләрендә “Без чиста экология яклы” чатын булдыра. Менә монда алар чын дуслар һәм фикердәшләр таба. Аларны бик күпләр хуплап чыга. Күптән түгел генә Башкотстанның Куштау тавын тар-мар итүдән саклап калган кешеләр дә хәтта ярдәм итәргә әзер булуларын белдерә. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә мондый резонанс тудырган өчен бистә старостасы Розалия Бусалова адресына янаулар да яңгырый... 

    Бу вакытта “Башнефть” компаниясенең элекке УКПН-5 территориясендә эшчәнлек көчәя бара. Булачак объектка керү юлында “территориягә керү тыела, ул видеокүзәтү астында” дип язылган яшел төстәге банер һәм шлагбаум барлыкка килүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Ә территориянең үзендә котлаваннар казучы техника тавышы яңгырый.

    “Меркурий” җәмгыяте вәкилләре 29 сентябрьдә Розалия Бусалова белән элемгә керә һәм алар ярты сәгатьтән соң очрашырга киләчәкләрен хәбәр итә.

    - Бу кешеләр, мөгаен, әлеге кечкенә бистәдә үз-үзен яклардай яшәүчеләр юк, очрашуга да таякка таянган өч ярым карт чыгар дип уйлагандыр, - дип аралашуыбызны дәвам итте пенсионер Валентина Мамаева. – Әмма әлеге кешеләргә без сюрприз оештырдык: 20 минут эчендә Екатериновка халкы гына түгел, Димтамак, Әбсәләм, Уба, Октябрьский торак пунктларыннан күп сандагы кешеләр җыелды. Бу кадәр халык белән очрашуга исәп тотмаган “Меркурий” фирмасы вәкилләре хәтта каушап та калды. Ничек кенә булмасын, без үзебезнең туган җиребезне таркатырга ирек куймаячакбыз!

    Екатериновка бистәсендә туган кискен проблема һәм аның чишелеше турындагы тулы язма белән район гәҗите битләрендә укып тынышырга мөмкин.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: