Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Электросоединитель” заводы беренчеләрдән булып үз ветераннары һәйкәл ачты

    Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларында район сәнәгать предприятиеләре арасында "Электросоединитель" заводы, беренчеләрдән булып үз территориясендә үз ветераннары данын үлемсез итеп, һәйкәл ачты.

    Икенче бөтендөнья сугышында җиңү яулап кайтып, тыныч көннәрдә "Электросоединитель" заводында эшләгән, кызганычка, хәзерге көннәргә кадәр килеп җитә алмаган 69 ветеранның исеме уеп язылган обелискны ачу тантанасында предприятие ветераннары, аларның фидакарь куллары тудырган казанышларны тагын да арттырып дәвам итүче бүгенге хезмәт коллективы, район җитәкчелеге катнашты.

    "Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның бүген күпчелеге безнең арадан китеп өлгерде. Әмма аларның каһарманлыгы, намус белән башкарган эшләре рәхмәтле буыннар хәтерендә онытылмаска, яшәргә тиеш!.." - еракларга китеп, кайтаваз булып яңгыраган алып баручының сәнгатьле тавышы һәркемне тын калырга мәҗбүр итте.

    - Еллар уза, ләкин әлеге сугыш китергән хәсрәт һәм югалтулар мәңге онытылмаячак. Һәм бөек юбилей уңаеннан "Электросоединитель" заводы коллективы ясап куйган һәйкәл шуның бер дәлиле. Без үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә бурычлы! Республикада, шул исәптән районда сугыш һәм хезмәт ветераннары хакына зур эшләр башкарыла: тораклар тергезелә, торак пунктларда һәйкәлләр өр-яңадан ясала һәм ремонтлана. Каһарманнар исемен мәңгеләштереп утыртылган паркларга без яшь буынны - укучыларны да җәлеп итәргә тырышабыз. Мәктәп балалары белән уздырган Батырлык дәресләре дә - ватанпәрварлык тәрбиясе бирүче чараларының берсе. Чөнки алар әти-әниләрбез, әби-бабаларыбыз башкарган изге гамәлләрне сакларга, дәвам итәргә бурычлы. Бу юнәлештә дә сезнең хезмәт коллективы башкаларга үрнәк - эшкә яшьләрне күпләп җәлеп итеп, үзегезгә лаеклы кадрлар хәзерлисез. Сез чын хәрби завод булып яшисез - дисциплина һәм төгәллек яратасыз. Һәм моңа нигезне бүгенге тантананың кадерле кунаклары - ветераннар салган, мин сезгә бик рәхмәтлемен, - дип билгеләп узды үз чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Тантанада катнашучыларны предприятиенең баш инженеры Рамил Усманов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сәламләде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Казан шәһәренең "Элекон" заводы ААҖ идарәсе рәисе Равил Мингалиев ачкан обелиск итәгенә Бөек Җиңүнең аерылгысыз символы булган кызыл канәферләр ятты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: