Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Электросоединитель” заводында эшче яшьләр саны күп

    Татарстан Франциядән һәм Бельгиядән һөнәри осталык буенча WorldSkills Competiton дөнья чемпионатын уздыру хокукын отты.

    Эшче һөнәрләр буенча Чемпионат Казанда узачак. Дүшәмбе көнне мондый карарны Сан-Паулуда узган WorldSkills International генассамблеясендә халыкара жюри кабул итте. Делегациягә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Үз территорияләрендә чемпионат кабул итү хокукы өчен Париж һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе арту, берсүзсез, икътисад үсеше белән бәйләнгән, ә бу Республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алларына куйган иң өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан җитәкчелеге, республика сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыруны һәм үстерүне өстенлекле бурыч итә. Узган елда Татарстанда биш ресурс үзәге барлыкка килде, быел да шул кадәрле үк ачылачак. Республикада барлыгы 25 иң заманча ресурс үзәге барлыкка киләчәк. Көллиятләр һәм югары уку йортлары инде җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка элемтәләргә ия.

    Үз кадрларын тәрбияләү буенча эш Россия оборона сәнәгате өчен эшләнмәләр җитештерүче "Электросоединитель" заводында да бара. Әлеге предприятие районда иң зурларыннан берсе, шуңа эшчеләр саны да күп, өстәвенә, эшче яшьләр шактый. Заводның төп производство мәйданчыгы станокларга бирелгән, предприятиенең төп һөнәрләре - эшчеләр. Биредә актив яшьләр күп. Нәкъ менә әлеге предприятие вәкилләре - аның яшьләр лидерлары Фәридә Шакирова һәм Эдуард Фаздалов быел район җитәкчелеге тарафыннан яшьләр белән актив эшләүләре өчен велосипедлар белән бүләкләнде.

    Фәридә коллективка асылда күптән түгел генә, бер ел элек кушылды. Әмма аның районның спорт өлкәсендә һәм муниципаль идарәсендә эш тәҗрибәсе булуын предприятие җитәкчелеге күрми кала алмаган. Директор аны шунда ук предприятиенең яшьләр комитеты рәисе итеп күрсәтә һәм ялгышмый. Фәридә биләгән урыны аркасында заводның бөтен яшьләр тормышыннан хәбәрдар һәм безнең журналистның завод турында әңгәмә кору тәкъдименә бик теләп риза булды.

    - Фәридә, сезнең предприятиедә яшьләр күп булуы билгеле. Синең карашка ул аларны нәрсәсе белән җәлеп итә?

    - 35 яшькә кадәрге яшьләр чынлап та безнең предпоиятиедә бөтен коллективның өчтән бер өлешен тәшкил итә, төгәлрәк әйткәндә, биредә 188 гүзәл затларыбыз вәкиле һәм 133 ир-егет хезмәт куя. Сәбәпләрнең берсе - биредә эш өчен генә түгел, ял өчен дә шартлар тудырылуындадыр. Коллектив үзе дә бик тату, бик актив, шуңа күрә аның белән эшләве җиңел. Мин һәрвакыт Эдуард Фаздалов ярдәменә исәп тота алам, чөнки ул минем бер генә үтенечемне дә игътибарсыз калдырмый. Ул, сүз уңаеннан районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша һәм үзен депутатлык эшендә сынап карарга тели. Спорт-мәдәни чараларында Ольга Бондарь, Марсель Мирсәяпов, Эльза Шәйдуллина, Юлия Перешивка минем алыштыргысыз ярдәмчеләрем. Әмма иң зур ярдәмне мин предприятие җитәкчелегеннән тоям. Безнең директорыбыз Рәшит Нәбиуллин бер генә үтенечне дә кире какмый. Ул бик ярдәмчел, игътибарлы, тактлы, диалогка ачык җитәкче. Яшьләребезнең тормышы мондый актив булуында, һичшиксез, аның өлеше зур. Алыйк, мәсәлән, мәдәни-спорт чараларын. Бездә аларны финанслау һәм транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе бернинди прблемаларсыз хәл ителә. Ул гына да түгел, Рәшит Мәзхәт улы һәрвакыт ничә кеше һәм нинди район чараларында катнашуы белән кызыксына, шулай ук һәрберсен, керткән өлешенә һәм нәтиҗәсенә ярашлы, матди яктан кызыксындыра. Нәтиҗәдә активистларның ел әйләнәсенә саллы гына суммалары җыела, бу әлбәттә инде, шәхси бюджетка сизелерлек өстәмә. Һәр яшь кеше эшкә урнашканда, мәҗбүри рәвештә анкета тутыра, анда ул үзенең элемтә телефонын һәм мавыгуларын күрсәтә. Әлеге мәгълүмат турыдан-туры миңа килә һәм мин бу яшь кешенең нинди өлкәдә үзен күрсәтә алуы турында күзаллау булдырам. Анкетада аның иясенең имзасы һәм директор визасы салынуы сәбәпле, беркем дә баш тарта алмый. Әмма, кабатлап әйтәм, коллектив болай да бик тату һәм актив. Әйтик, мәсәлән, язын спартакиада уздырылды. Ун кеше җыеп булса ярар иде, дип кайгырган идем, теләүчеләр бихисап җыелды. Йөгерделәр дә, сикерделәр дә, мылтыктан атуда да үзләрен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, завод эчендәге ярышлар безгә иң көчлеләрне ачыкларга һәм алга таба аларны район дәрәҗәсенә чыгарырга ярдәм итә. Ә безнең киләчәк планнарда - Башкортстандагы Уязы-Тауга бару, атларда йөрү, футбол һәм өстәл теннисы буенча завод ярышлары уздыру. Бәлки әле кече сабан туе да үткәрербез.

    - Җитәкчелек вәкилләре арасыннан тагын кемнәр сезгә булыша?

    - Аның турыдан-туры урынбасарлары да директорыбыз кебек ярдәмчел. Рәшит Мәзхәт улының икътисади сораулар буенча урынбасары һәм бер үк вакытта безнең яшьләр ячейкасының кураторы Рамил Хисмәтуллин безгә хәлиткеч сүзе белән ярдәмләшергә әзер тора. Минем заводта яңа кеше булуым һәм башта барысы белән дә таныш булмавым сәбәпле, ул, әйтик, цех җитәкчеләре һәм участок начальниклары арасыннан төрле спорт төрләре өчен җаваплыларны куйды, бу беренче вакытларда миңа эшемдә бик ярдәм итте. Профсоюз да заводлыларның мәдәни-спорт тормышыннан читтә калмый. Профком рәисе Рафаэль Зариповны хәзер инде күптән яшьләр рәтенә кертеп булмаса да, ул аларны аңлый, чаралар уздыруга, бүләкләр, табигатькә чыкканда азык-төлек сатып алуга акча бүлеп бирә. Рәшит Мәзхәтовичның улы Руслан да һаваланып йөрми. Бу яхшы тәрбия алган, акыллы яшь кеше, барлык чараларда актив катнаша.

    - Яшьләр коллективының производствода эше турында нәрсә әйтә аласың?

    - Бик күп яшьләребез станоклар артында хезмәт куя. Утыз яшьтән узган станокчыларны бармак белән генә санарлык. Алар арасында кызлар да бар, өстәвенә яшьләребез укый һәм программа белән тәэмин ителгән станокларда эшли. Яшьләрнең, һич югында мин белгәннәренең, белеме, нигездә, махсус-урта, әмма югары белем алырга, карьера баскычыннан атларга теләүчеләр дә бар. Ни өчен атламаска ди? Эш тәҗрибәң бар, производсто белән танышсың икән, мастер, цех начальнигы итеп куюлары мөмкин. Заводта шулай ук җәйге каникуллар чорында яшүсмерләрне эшкә кабул итү практикага кергән. Нигездә укучыларга территория төзекләндерүне - чүп үләннәрен утауны, чәчәк түтәлләренә һәм газоннарга су сибүне ышанып тапшыралар, хәзерге вакытта алар завод бакчасында алма җыю белән мәшгуль. Өстәвенә, үсмерләрнең хезмәт хакы да начар түгел - җиде мең сумнан башлап. Бу кешене мәктәп елларыннан ук заводка җәлеп итә, аның эшчәнлеге турында күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә. Алар безнең потенциаль булачак эшчеләребез.

    "Электтросоединитель" кадрларны үзе өчен үзе әзерли. Хезмәтне оештыру һәм хезмәткә түләү бүлеге начальнигы Римма Нурлыгаянова сүзләре буенча, һөнәри ориентация юнәлеше буенча 2014 елның сентябреннән 2015 елның апреленә кадәр предприятие үз мәйданчыгында токарьлык һәм сортировкалау эшләренә Урыссудагы 2 санлы мәктәптән утыз биш тугызынчы сыйныф чыгарылышчысын укыткан. Шуларның дүртесе укуда уңышлары өчен кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән. Эшкә урнашканда белгечлеге булмаган яшьләр дә укыйлар. Бу ике айдан алты айга кадәр дәвам итә. Өйрәнү тәмамлангач, укучылардан имтихан кабул ителә, эшче разряды бирелә һәм алар мөстәкыйль эшкә керешә. Яңа эшче индивидуаль тәртиптә техник укыту бүлегендә предприятиенең өлкән эшчесе, бик грамоталы белгеч, производствога өйрәтү мастеры Всеволод Орехов җитәкчелегендә өйрәнә ала. Бу бүлектә укыту программаларын, имтихан сорауларын әзерләү, имтиханнар кабул итү белән шөгыльләнүче кадрлар әзерләү буенча инженер бар. Моннан тыш, завод теләүчеләргә эргәдәш белгечлекләрне үзләштерү, заводтан курсларда уку һәм яңадан уку мөмкинлеге бирә. Узган елда 57 яңа кадр өйрәтелгән, 35 кеше эргәдәш белгечлекләр алган, 79 эшче производстводан аерылып, кадрларны яңңадан әзерләү курсларында квалификациясен күтәргән. Хәзерге вакытта биш кеше югары уку йортларында белем ала, ике ел өчен түләүне предприятие үз өстенә ала.

    Республика җитәкчелегенең, шул исәптән, күрүебезчә, безнең предприятиеләрнең дә эшче һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрүгә куйган тырышлыклары, яшьләргә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә. Ә бу, алар туган якларында калачак һәм хәзер дә кала, төбәк чәчәк атуы һәм үз иминлекләре хакына тырышып хезмәт итә, дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: