Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Элеваторга нигез алпавыт җирендә салына

    Табигатьнең бөтен матурлыгы һәм хозурлыгы бер урынга тупланган уйсу җиргә сыенган Ютазы авылының, мөгаен, һавасы да сафтыр. Шуны сулап яшәп, озын-озак гомер кичергән кешеләр арасында мондагы үзәнлекләрнең, көтүлекләрнең һәм сөрүлекләрнең хәтта революциягә кадәрге хуҗасы - алпавыт Иван Бобровны хәтерләүчеләр дә бар.

    Җирле халык аны бик сирәк күрә, гәрчә аның "штаб-фатиры" күршедәге Керкәле авылында гына урнашкан булса да. Барин күпчелек вакытын башкаланың паркетлы залларында вальс әйләнеп уздыра. Ул югында аның эшләре белән Кырымсарай кешесе Никифор Панарин идарә итә: җир сукалауны, уңышның сакланышын һәм дөрес итеп бүленүен, Бобров тегермәненең өзлексез эшләвен күзәтә. Һәм үз вазифаларын төгәллек, кырыслык белән үти - алпавыт бакчаларына, урманнарына авыл халкы якын да килә алмый, хәтта инештә балык тоткан крестьян балалары да җәзага тартыла. Шуңа күрә революция булган елны ук җирле халыкның алпавыт утарын яндыру һәм байның үзеннән котылу уе белән кузгалуына аптырыйсы юк. Бу хәл тәгаен ничек булгандыр - тарихта төгәл мәгълүматлар сакланмаган, әмма ул еллардагы моңа охшаш вакыйгалардан чыгып фикер йөртсәң, чама тартуы кыен түгел. Шунысы билгеле, Бобровтан калган үгезләр һәм атлар ярлылар кулына күчә. Елъязмаларга ышансаң, тартып алынган милекне бүлгән халык кайберәүләрне кыйнап кына калмаган, ару гына кызган баш күтәрүчеләр 1912 елда дәүләт комиссиясе карары белән проектланган һәм сузылган тимер юл тармагын аздан гына сүтеп ташламыйлар. Моңа әлеге участок начальнигы Иван Алчинов һәм әлеге бунт барышында могҗиза белән генә исән калган Панарин юл куймыйлар. Авылга килеп чыккан бер большевик Никифорны, мөгаен, тегермән эшчәнлеген яхшы белүен исәпкә алып, әлеге утар урынында барлыкка килгән Заготзерно конторасы управляющие итеп билгели, ә Алчинга тимер юлны әлеге конторга кадәр сузып бетерү бурычын йөкли. Һәм бу эш 1917 елда ук башкарыла. Әмма алпавыт кешесенә күрсәтелгән ышаныч озакка җитми, Панарин урынына егермебишмеңче Корбов билгеләнә. Һәм ул кичекмәстән тирә-юньдәге Кәрәкәшле, Керкәле, Урал авылларында эчкәре пунктлар ачып җибәрә. Гражданнар сугышы бетеп, 1921 елдан әлеге пунктлар бөртек җыя башлыйлар, аны олаулар белән Ютазыга илтеп тапшыралар. Барлыгы 4000 тонна чамасы чимал җыелган чорлар була һәм ул 1930нчы елларда ике Растрыгин аппаратында киптерелә башлый.
    Яңа икътисади сәясәт (НЭП) чорында икмәкне ирекле шартларда тапшырганнар, шул сәбәпле зур сыемнар һәм штат тоту хаҗәте булмый - бөртек кабул итүне 15 сум оклад белән бер кеше контрольдә тота. Әмма коллективлашу сәясәте "мәҗбүри тапшыру" төрендә төзәтмәләр кертә - складлар җитми башлый. Һәм Корбов 800 тоннага исәпләнгән элеватор төзи, электр монтеры Александр Винокуров 1931 елда аны электрга тоташтыра. Әлеге элеватор да кечкенә булып чыга, алты елдан соң 5270 тоннага исәпләнгән икенче элеватор тергезелә.
    Икмәкне исәпләү һәм урнаштыру, шулай ук сыйфатын күзәтү белән бәйле социалистик система чорында үз хаҗәтеңне кайгырту өчен дә мөмкинлекләр туа. Үлчәүләргә салынган икмәкнең авырлыклары чагышмау сәбәпле, пункт мөдирләре төрмәгә эләгәләр. Халыкны кара кайгыга батырган 1937нче елларда элеваторда уннан артык директор алышына. Әмма ул елларда шактый эшләр дә башкарыла: элеватор су үткәргечкә тоташтырыла, помпа хәрәкәткә китерелә, сулыклар казыла, беренче стационар икмәк киптергеч урнаштырыла, тактадан ашханә төзелә, тиздән ул бүрәнәдән тергезелә, ә тагын да соңрак таштан күтәрелә.
    Әлбәттә, элеваторның зур үсеш алган чоры Бөек Ватан сугышы елларыннан соңгы вакытка туры килә. Биредә сыек ягулыкка корылган биш киптергеч эшли башлый, кирпечтән лаборатория биналары төзелә, заводлардан гамәлдән чыгарылган күчмә транспортерлар кайта башлый, автомобиль һәм вагон үлчәүләре барлыкка килә, склад биналары калкып чыга. Шул рәвешле элеватор, үзенә тирә-юнь торак пунктлардан эшчеләр җәлеп итеп зур булмаган авылның төп предприятиесенә әверелә. Алар арасында Ибраһим Зыяров та була.
    Ул Ютазы элеваторына 1941 елда ук килә, бу чорда ул "Заготзерно" дип исемләнә. Унбиш яшьлек малайга ул чактагы төп тарту көче булган атларны тәрбияләү бурычын йөклиләр. Ул елларда икмәк киптергечләр утын ягып эшләтелә, шул сәбәпле агач белән тәэмин ителү - төп эшләрнең берсе була.
    1943 елда үсмерне армиягә алалар. Мәскәүдә кыска курслар узган яшь солдат Беренче Украина фронтына юллана. Ул элемтәче булып хезмәт итә. Берлинга кадәр барып җиткән фронтовик бер тапкыр да яраланмый, әмма ул туган ягына, биш елдан соң, күкрәгенә "Җиңү өчен", "Берлинны алган өчен" медальләре тагып кайта. Ул сугыш тар-мар иткән тормышны яңадан тергезүдә - телефон баганалары утырту өчен урман кисүдә, юл салуда катнаша.
    Элеваторга эшкә кайткан таза әдәпле егетне бу юлы алачыкка тимерче итеп билгелиләр.
    - Әлеге чын ирләр эше минем күңелемә бик хуш килде, - дип сөйли Ибраһим Хәер улы. - Алачык ул чорда элеватор тормышында зур роль уйнады. Болтлар, гайкалар, башка запас частьләр, атлар өчен дагалар - бөтенесе монда эшләнде. Алачык янында кызлар да бик еш бөтерелә иде. Һәм шуларның берсенә өйләндем дә. Гөлчирә апагыз белән бик озак яшибез, кызлар, уллар үстердек. Әлбәттә, Зыяров лаеклы ялга чыкканчы тимерче булып эшләми. Беренчедән, авыр чүкечләр белән эшләр өчен сәламәтлеге дә мөмкинлек бирми, икенчедән, алачыкка мохтаҗлык бетә. Чөнки замана механизмнары өчен кирәкле детальләрне ансат кына ясый алмыйсың, утын ташыр өчен атларның да кирәге калмый, чөнки киптергечләр газга күчерелә. Ибраһим Зыяров балта эшенә алына. Бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган һөнәр башкарып, сугыш һәм хезмәт ветераны лаеклы ялга чыга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: