Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Елганы ташлар аша кичеп...

    Июнь уртасында Ташкичү авылы үзенең 90 еллыгын билгеләп узды. Бәйрәмгә төрле яшьтәге авыл халкы җыелды.

    Шуны билгеләп узарга кирәк, бәйрәм клуб директоры Зиннура Катермина тарафыннан кече сабантуй формасында оештырылган. Аның башлап җибәрелгән эшен Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев күтәреп алган. Алдан шуны әйтеп куябыз, бәйрәм уңышлы узды. Халыкның һәм властьның мондый бердәмлеге бәйрәмне эшли белгәндәй, ял да итә белеп уздыруда чагылды.
    Алып баручылар белән 70кә якын йортлы авылның барлыкка килүенә игътибар юнәлтик. 1917 елгы революциягә кадәр хәзер авыл урнашкан җирләр бертуган руслар Иван һәм Василийныкы (кызганычка, фамилиясе сакланмаган) була. Барыбыз да белгән түнтәрелештән соң, Иван белән Василий әлеге урыннарны ташлап китәләр... 1921 ел уңдырышсыз, ачлык елы була. Шул ук елны берничә гаилә Иске Урыссудагы (ул вакытта Урыссу) күнегелгән урыннарыннан бирегә күчәргә карар кылалар. Алар арасында: Ильяс, Насыйр, Газизулла исемле өч уллы Идрис исемле кеше дә була. Бер ел соңырак монда Абдулла, Фәтхулла, Газизулла, Нигъмәтулла Галиевлар күчә. Нәкъ менә шулар Ташкичү авылына нигез салучылар булып исәпләнә. Ә мондый яңгырашлы исем кайдан килеп чыккан соң дип сорарсыз. Барысы да гади генә аңлатыла. Күчеп килүчеләрнең юлында көчле агышлы елга хасил була, кешеләр аны ташлар буенча аркылы кичеп чыккан. Менә шуннан "Таш кичү" атамасы барлыкка килгән.
    Әкренләп авыл үсә төшә. Кешеләр колхозларга туплана, җирдә яшәп, тир түгеп эшләүләрен дәвам итә. 1929-1930 елларда Хәсәнша Фәрукшин колхозның беренче рәисе итеп сайлана. Тырыш һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы Хәсәнша ага лаеклы ялга чыкканнан соң да колхоз иминлеге бәрабәренә хезмәт итүен дәвам итә - 1934 елдан 1958 елга кадәр ул бакчачы булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында бердәнбер хатын-кыз - рәис Гыйльмениса Фәттахова колхоз белән идарә итә. Шуны билгеләп узарга кирәк, бу вакытта колхоз зур уңышларга ирешә. Сугышның хәлиткеч, авыр елларында кулларында корал тота алган бөтен ир-атлар авылдан фронтка китә. Аларның бик азы гына өйләренә әйләнеп кайта. Бүген монда Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Юнысов кына исән.
    Ташкичү бөтен заманнарда да үзенең хезмәт уңышлары, кыр батырлары, алдынгы терлекчеләре белән дан тота. Тырыш хезмәтләре белән авылны данлаучылар арасында Зөлфән Кашапов, Сәрия Идрисова, Рәфига Насыйрова, Нәсимә Әхмәтова, Гүзәл Газизуллина, Әхсән Камаев, Ганс Камалов, Гайса Латыйфуллин һәм башкалар.
    Мондагы беренче укытучы - 1927 елда алпавыт Иван йортында мәктәп ачкан Шәмсебану апа. Соңырак монда Мәгъсүмә Рәхимова, Мөнәвәрә Галиева, Саимә Хәкимова, Кәримә Зарипова һәм Мәрхәбә Батыршина укыта башлыйлар. 1969 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә, монда озак еллар дәвамында Разыя Әхмәтова, Мөзәянә Камаева укыта. Беренче тапкыр мәдәният учагы мәчеттә ачыла, аның директоры итеп Нух Зәйдуллин билгеләнә. 1972 елда клубның яңа бинасын төзиләр. Быел аңа 40 ел тулган.
    Авылда шактый кызыклы кешеләр булып киткән. Шулар арасында язучылар Абдулла Алиш, Идрис Туктар, Нур Гайсин, Мин Шабай, 1944-1945 елларда Мәрхәбә апасы янына шагыйрь Сирин Батыршин кайта. Монда рәссам, СССР Рәссамнары берлеге әгъзасы, Үзбәкстан сәнгать Академиясе әгъзасы Камил Ибраһимовның әнисе туып үскән. Сүз уңаенда, Камил әфәнде ташкичүлеләргә авыл пейзажы тасвирланган картинасын бүләк итте.
    Ташкичү бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Бу юбилей бәйрәмендә дә чагылыш тапты. Яшьләр һәм картлар төрле ярышларда ярышты. Ташкичү әбиләренең бау тартулары бигрәк тә кызык булды. Зиннура ханым сүзләре буенча, алар кыршауны да рәхәтләнеп әйләндерәләр, башка үтенечләргә дә кичектергесез җавап кайтаралар.
    Менә шулай итеп, бәйрәмдә катнашучыларның барысы да канәгать калды, барысы да катнашканнары өчен призлар алды. Теләүчеләр сәүдә хезмәтеннән файдаланды. Ташкичүлеләр каршында район мәдәният йорты артистлары концерт белән чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: