Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Гаилә фермалары төзегән Котловскийлар һәм Әхмәтшиннар район җитәкчеләре белән очраштылар

    Агымдагы атнада, Республика көне кысаларында, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башкарма комитетның загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова районда беренчеләрдән булып гаилә фермалары төзегән Котловскийлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре белән очрашты.

    Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды. Чәй табыны артында фермерлар җитәкчеләр белән үз эшчәнлекләре, киләчәккә планнары, борчыган проблемалары турында гына әңгәмә корып калмадылар, алар үзләре яши торган торак пунктларны төзекләндерүне дә кайгырттылар, ил вакыйгаларына карата да үз фикерләрен белдерделәр.

    Иске Каразирек авылында яшәүче Котловскийлар династиясе гомер бакый җир эшкәртеп, терлек асрап, дөнья көтә. Нурия апа белән Илдус абый балаларын кечкенәдән кул арасына кертеп, хезмәттән ямь һәм тәм табарга өйрәтеп үстерәләр, кеше туган җирендә генә чын бәхетне таба алуын үз үрнәкләрендә күрсәтәләр. Уллары Илшат та, Илгиз дә гаиләләре туган авылларында төпләнәләр, тырыш хезмәт куеп тернәкләнәләр.

    Эльмира һәм Илгиз Котловскийлар үз ихаталарында гаилә фермасы төзеп, җир кишәрлекләре үзләштереп эшли башлаганнарына ике генә ел узуга карамастан, бүген хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекне алар 108 башка җиткерә алганнар, аларның яртысына якынын сыерлар тәшкил итә. Шунда ук, сөт блогында, бер тонна чимал сыйдырышлы танк-суыткыч алып урнаштырганнар. Хәзер алар тәүлегенә уртача 550 литр сөт җитештерәләр.

    - Арада 18-20 литрга кадәр сөт бирүчән малларыбыз бар. Әмма бүген тулаем савым кими төште: күпчелек сыерларыбызны ташландырдык, - дип сөйли Эльмира ханым.

    Араннарда бертуктаусыз күшәп торучы үгезләрнең авырлыгын алар 400-450 килограммга җиткереп сугымга озаталар. Ишек алды тутырып йөрүче кош-кортларны санап бетерерлек түгел. Быел Котловскийлар тәмен татып карарга дип үрдәкләрнең "мулард" токымыннан булганын да сатып алганнар. Бу кадәр ишле терлекне азык белән дә алар үзләре тәэмин итәләр. Кайчандыр җыйнак кына мәйданны "аз-маз сукалап, чәчеп һәм урып", кырчылыкка кереп киткән фермерга бүген сөрүлекләр җитми. Тагын 150 гектар җир алырга теләк белдергән Илшат Котловский соңгы арада техника паркын шактый куәтләндергән: булган өч тракторның икесен ул заводның үзеннән алып кайткан.

    2013 елда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан "Иң яхшы гаилә фермасы" дипломы һәм акчалата бүләк белән билгеләнгән Котловскийларга район җитәкчелеге дә ярдәм кулы суза. Алар ихатасында 2,5 тонна чимал сыйдырышлы танк-суыткыч урнаштырыла, җирле халыктан сөт җыю оештырыла. Хәзерге вакытта алар эшкәртүче предприятиегә җәмгысы 1300 тонна чимал озаталар, биш кешене эш урыны белән тәэмин итәләр.

    - Нәкъ менә шундый егет һәм кызларыбыз барында авыллар яшәячәк, аларга ышанырга, таянырга, шул ук вакытта булышырга да кирәк, - дип әңгәмәгә кушылды республиканың крестьян-фермерлык хуҗалыклары ассоциациясенең район оешмасы рәисе Фазыйл Әхмәтшин. - Кеше йокыдан уяну белән тешен чистарту өчен пастага үрелмәскә дә мөмкин, тик ул аш бүлмәсендәге өстәл янына килмичә калмый, аңарга көн саен кирәк булган ипи-булка эшләнмәләрен, сөт ризыкларын авыл хезмәтчәннәре җитештерә!

    Әлеге сүзләрне ул юкка гына басым ясап әйтмәде. Фазыйл Әхмәтшин сөт белән ипинең нинди көч бәрабәренә җитештерелүен бөтен барлыгы белән татыган кеше. Моннан сигез ел элек, теплилицада кыяр үстереп, үз эшчәнлеген башлап җибәргән гаилә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Хөкүмәт ярдәме каралган программалар эшли башлагач, кәсәбәчелекләрен тагын да киңәйтә: мал-туар үрчетә, техника юнәтә, җир алып, игенчелектә эш башлый. Әмма бу эшләр артында күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр узуын Гөлназ һәм Фазыйл Әхмәтшиннар үзләре генә белә. Бүген аларны барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгы продукциясен сату бәяләренең очсызлыгы борчый. Сатылган берничә килограмм сөт хисабына бер литр ягулык юнәтеп, җитештерүчәнлекне "су өстендә" калдыру, әлбәттә, авыр. Фермерлар сатылган сөткә соңгы айларда республика субсидия түләми башлавы белән дә риза түгел. "Кредитлар алганда, исәпләшергә әлеге субсидияләр ярдәмгә килер, дип ышанган идек...", - дип канәгатьсезлеген белдерде алар.

    Россия хөкүмәте шактый чит илдән продукция кертүне тыеп, үз җитештерүчеләребезгә игътибарны көчәйтү сәясәтен алгы планга чыгарган мәлдә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына тагын да үз позицияләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр ачылмый калмас, дип ышанасы килә. Соңгы Хөкүмәт утырышының берсендә Россия Президентының ягулык-майлау материалларына бәяләрне "йөгәнләп" тотарга кушуы да, илнең агротармагын үстерүгә өстәмә ярдәм каралуын хәбәр итүе дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының, импорт продукциясе керү кимүенә карамастан, кибет киштәләренең бушап калмавын, киресенчә, үзебезнең эшкәртүче предприятиеләр җитештергән ризык белән тулылануын белдерүе дә иртәгәсе көнгә ышаныч уята.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: