Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Газизулла Закировны үлем ядрәсеннән фәрештәсе саклаган

    Туган авылы кырында урак урып яткан Газизулла Закировны 1942 елның августында фронтка алып китәләр.

    Башка чордашлары белән бергә 17 яшьлек егетне Суслонгер бистәсенә алып киләләр. Сугышка керер алдыннан мылтыктан атарга өйрәтәсе урынга, яшь солдатларның "хәрби укулары" озын бүрәнәләр ташып, подвал төзүдән гыйбарәт була. Берникадәр вакыттан соң өр-яңа формаларга киендергән солдатларны поездга төяп, чолганышта калган Ленинградны дошманнан сакларга алып китәләр.

    - Бер эшелоннан икенчесенә күченеп бара торгач, атна-ун көн

    узды, - дип искә төшерә ветеран тәкъдиренә язылган вакыйгаларны.

    Фронтның алгы сызыгына кыр-басулар, урманнар аша билдән кар ерып бару, пулеметтан озын очередлар бирүче немец ядрәсеннән сакланып салкын окопларда яту нәтиҗәсендә аякларын өшеткән Газизулла 1943 елның мартында Ленинград госпитальләренең берсенә эләгә. Сәламәтлеген ныгыта төшкән рядовой Закиров илбасарларга каршы пулеметчы, автоматчы, минометчы булып та көрәшә. Ленинградны яклап барган сугышларның берсенә 65 кеше кереп, дүртесенең генә исән чыгуын, кайбер иптәшләренең дошманга бер ядрә дә атарга өлгермичә гомерләре өзелүен фронтовик әле дә булса тыныч кына искә ала алмый. Эстония шәһәрләрен азат итүдә катнашып, җиңү иртәсен Финляндиядә каршы алган ветеранга бик тиздән 90 яшь тула. Тормышының кайбер мизгелләре хәтереннән җуела барса да, карт фронтовик белән әңгәмәбез бик җанлы барды. -Бөек Ватан сугышы тәмамланганга инде бик күп еллар үтте, хәзер курыкмыйча сөйләшергә буладыр. Газизулла ага, яу кырына керер алдыннан йөз грамм тота идегезме? - Башка җирдә ничек булгандыр, әмма без спирт күрмәдек. Ә менә ачлыкны күрдек. Өчәр көн бер телем ипи ашамыйча көрәш сызыгында яткан чорлар булды. - Өч солдатка бер мылтык булган очраклар да булган диләр... - Анысын мин күрмәдем, тик солдатларга бирелгән винтовкаларның атмый торганнары очрады. Әлеге дә баягы шул "максим" пулеметы белән сугышкан көннәрнең берсендә корал атмый башлады. Безнең янга килеп баскан разведчиклар, пулеметны урап йөреп, тикшерә башладылар. Әллә берәрсе берәр җиренә тиде, шулчак теге корал атып җибәрмәсенме?! Чыгып очкан ядрә разведчикларның командирын яралады. Безгә, ике рядовойга, командирны пулемет чанасына салып госпитальгә илтергә куштылар. Юлга кузгалу белән дошман утка тота башлады, өстәвенә теге командир да пистолетын алып безне куаларга кереште. Баш очыннан берөзлексез ядрәләр сызгыра...

    Күңелендә яңарган әлеге күңелсез вакыйгадан гына да хәле бетеп тынып калган ветеран бераздан соң: "Илтеп җиткердек", - дип, тирән итеп сулыш алды. 1947 елда демобилизацияләнгән фронтовик туган авылы - 8 Мартка (бүген Кече Урыссу) кайтып төпләнә, башы белән колхоз эшенә чума. Шул ук елның көзендә үзенә хатын итеп сайлап алган Насыйхасы да бик тырыш кеше булып чыга. Гаилә башлыгының әти-әнисе йортында яши башлаган яшьләр бераздан соң бер келәткә башка чыгалар. - Авылдашлар Сабан туена киттеләр, ә без әлеге келәтнең түбәсен салам белән ябарга калдык, - дип әңгәмәбезгә кушылды тыл ветераны Насыйха апа. Колхозлар тарихында булган борчак чабу, гектарлаган чөгендер алларын эшкәртү кебек бер генә авыр эштән дә читтә калмаган әнисенең чалгы селтәп, эчләре суырылуына зарлануын кызлары Вәсилә әле дә яхшы хәтерли.1960 елда Закировлар җыйнак кына йорт тергезеп керәләр. 67 ел бергә гомер кичерүче Газизулла ага белән Нәсыйха апа әлеге нигездә 53 ел яшиләр. Һәр кадагын кагар өчен хәләл көчләрен түккәнгә күрә өлкәннәргә ул йорт-җир бик кадерле. Ә менә ветераннарны торак белән тәэмин итүче дәүләт программасы кысаларында күптән түгел генә бирелгән фатир Закировларга өҗмах кебек тоела. Чыннан да, яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган торак бик якты һәм җылы. Бөек Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр иясе Газизулла Закиров гомумән әлеге категория гражданнарына карата булган ил сәясәтеннән, ветераннар советы күрсәтә торган игътибардан бик канәгать. Бүгенге тыныч, мул тормышта яшәүче яшьләргә нинди теләкләр теләр идегез дигән сорауга, ветеран: - Яшьләрнең масаеп, кылтаеп яшәүләренә хөкүмәт үзе гаепле.

    Армия сафларында хезмәт итү срогы кыскарды, гомумән, хәрби хезмәтнең бер абруе да калмады. Элек армиядән кайткан ыспай гәүдәле егетләрнең урамнан атлап килүләреннән үк горурлык хисе кичерә идек. Ә хәзер әллә солдат, әллә көтүче... Балаларны тәрбияләү, яшьләрне эшкә җәлеп итү элек-электән үк зур җаваплылык таләп итте. Безнең чорда урамда тырай тибеп йөргән бала булды микән? Ә хәзер яшьләрне ялкаулык басты, - дип шартлатып җавап бирде.

    Хак сүзләр. Дәүләтебезнең бәйсезлеген яклап утны-суны кичкән ветераннарыбыз, аның бүгенге һәм иртәгәсе көне өчен дә борчылып яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: