Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Гимназиядә «Сәләт» клубы оештырылды

    Дәрестән тыш эш буенча директор урынбасары Зилә Гарифуллина укучыларга "сәләт" балалар оешмасы, аның эш принциплары һәм бурычлары турында сөйләде.

    Клуб президенты итеп 8 сыйныф укучысы Диләфрүз Хәбибуллина сайланды. Клуб активына предмет олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашучы һәм җиңүче урта һәм өлкән сыйныф укучылары кертелде. Клуб ачылу хөрмәтенә укучылар бию флэш-мобы оештырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: