Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Гөлмирә Сарайкина Иске Каразирек авылының өлкән буыны турында сөйләде

    Миңа үз вакытында эш, киңәш белән булышкан һәм мине хакыйкатькә алып килгән өлкән буын вәкилләре турында хатирәләрне кәгазьгә төшерү теләге күп еллар дәвмында күңел түрендә яшәп килде. Сүз чал чәчле затларыбызның эчкерсез игелеге һәм сокланырлык зирәклеге турында бара...

    Күршем һәм "бианам"
    90-нчы елларда без гаиләбез белән Үзбәкстаннан Иске Каразирек авылына күчтек. Авыр чор булды, аеруча рухи яктан катлаулы иде... Җылы яклардан кырыс табигатьле Рәсәйгә күченеп килү, балалар бакчасы музыкаль хезмәткәре һөнәрен - дуңгызчыга, аннары мәдәният хезмәткәренә алыштыру җиңел булмады. Безнең яшәү урыны - ихатасы да, мунчасында миче дә булмаган иске йорт иде. Турыдан-туры әйткәндә, мин берничә ай дәвамында шок хәлендә булдым. Әмма вакыт узды һәм без аягыбызда ныграк басып тора башладык. Ирләребез - көн буена колхозда. Миңа күршем Маһирә апа Галиева боегырга мөмкинлек бирмәде. Ул мине җитәкләп дигәндәй урамга алып чыга һәм авыл тормышы һәм көнкүрешенең өстенлекле якларын бәян итә иде. Зирәк бианай кебек булган икән!
    Маһирә апа Галиева
    Әле бүгенгедәй хәтеремдә, ул беркөнне иртән безнең өй алдында бер чиләк кызыл балчык белән пәйда булды: "Әйдә, ди, мунчаңның мичен салабыз. Син миңа кирпеч биреп торырсың, ә мин аны урнаштырып торырмын". Мин киреләнеп: "И-и Маһирә апа, бу хатын-кыз эше түгел инде,"- дидем, ә ул җавап итеп:
    - Ирләрне көтеп торып булмый, колхозда ял көннәре юк. Авылда эш тә ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүленми. Кирәк булса, мич тә, өен дә үзең салырсың, - дип өстәде ярым шаяртып Маһирә апа. Бер көн узгач, без үзебезнең кара мунчада юындык. Шушы көнгә кадәр аның үзенчәлекле исе хәтеремдә. Шулай итеп, зирәк күршем миңа даими рәвештә көнкүреш серләрен ачты. Аның киңәшләре аркасында мин уңдырып ипи пешерергә, бакчада эшләргә, терлек асрарга өйрәндем. Кызганыч, без хәзер башка урамда яшибез һәм сирәк күрешәбез...
    Баскычтагы серле сюрпризлар
    Өлкән яшьтәгеләрнең олы җаны белән бәйле тагын бер очрак хәтердә калган. Без һәр иртәне болдырыбызда сюрпризлар пәйда булуын күзәтә башладык: йә бер чиләк бәрәңге, йә кишер, йә банкада сөт калдырып китәләр. Мин Маһирә ападыр дип уйлап, аның ни өчен әлеге ашамлыкларны баскычта калдыруын, өйгә кертмәвен сорадым. Ә күршем үзе дә, бу минем гамәлем түгел, дип аптырау белдерде. Без озак вакыт "серле игелекле зат"ны ачыклый алмадык әле. Шулай да бервакыт мин очраклы рәвештә җитез генә безнең ишегалдыннан чыгып барган күршемне күреп калдым. Таныш халаты буенча мин каршы якта яшәгән күршем Зарема апа Кәлимованы таныдым. Мин аннан шул дәрәҗәдә яшерен юматртлыкның сәбәбен сорагач ул: "Йә алмассыз, сезне кыен хәлгә куясым килмәде", - дип җавап бирде. Ул вакытта миңа аның бу аңлатуы сәер тоелган иде. Мин бит һәрвакыт барысы да минем игелекле эшләрем турында белүләрен тели идем, әмма ул мине киресенә ышандырды.
    Минем яшь картларым...
    Шундый мәрхәмәтле һәм эчкерсез өлкәннәр бездә - бөтен авыл. Нинди генә йортка кермә, сине чәй белән дә сыйларлар, ризык әзерләү рецептлары белән дә уртаклашырлар, үзеңә күчтәнәч итеп тә нәрсәдер төреп бирерләр. Шундый кунакчыл хуҗабикәләрнең берсе - Роза апа Солтанова.
    Безнең авылга артистлар килсә, ул аларга чәчәкләр урынына кипкән үлән (ул сихәтле үләннәрне биш бармагы кебек белә), пироглар яки кайнатма алып килә. Зимфира апа Вилданова, Факия Миңнеханова һәм Фәхирә Гайнетдинова, Кәшифә апа Богданова, Флюра апа Гарипова - һәр урамда олы йөрәкле өлкән зат бар һәм аларны саный китсәң, гәҗит сәхифәсе җитмәс!
    Без сугыш ветераннарына да хөрмәт белән карыйбыз. Әйтик, тиздән туксан яшен тутырачак Мөхәммәт ага Рәхмәтуллин - безнең өчен ныклык һәм яшәүгә мәхәббәт үрнәге. Аны кайчан гына чакырма, билгеләнгән сәгатьтә соңга калмыйча килеп җитә. Ветеран авыртынулардан һәм тормыштан зарланырга күнекмәгән.
    Мөхәммәт ага Рәхмәтуллин
    Яңа Каразиректә гомер кичерүче Гарифуллиннарның үрнәк гаиләсен дә билгеләп үтмичә булмый. Клара апа һәм Тәлгать абый чиксез талантлары булган чын артистлар.
    Клара апа Гарифуллина
    Клара апаның җыр башкару сәләтенә тел-теш тидермәслек, Тәлгать абый гармунда шәп уйный һәм биюләрне оста башкара. Аларның бер-берсенә җылы хисләре соклану уята. Гарифуллиннарга карап, сокланып туя алмыйсың. Һичшиксез, алар гаиләсе - яшьләр өчен үрнәк.
    Иң әһәмиятлесе турында
    Ахырда тормышымдагы иң кадерле кешем - әнием Халидә Хөснетдинова турында бәян итәсем килә.
    Авторның әнисе Халидә Хөснетдинова
    Мин аннан иҗади табигать алганмын. Ул мин уздырган барлык чараларда катнаша, ә мин үз чиратымда, аның концертларында булам. Чөнки әнием Туймазы пенсионерларының үзешчән сәнгать осталары белән җитәкчелек итә. Өстәвенә, анда шагыйрәлек осталыгы бар. Аның шигъри әсәрләре белән 16 томда китап чыгарылган.
    Зирәклек еллар узгач килә, диләр. Мөгаен шуңадыр да, безнең әби-бабаларыбыз шундый ачык күңелле һәм мәрхәмәтледер. Хәер, кеше үзгәрми, диләр. Димәк, алар шундый булып туган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: