Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Халыкара өлкәннәр көне декадасы уңаеннан “Туган як” акциясе Ютазы җирендә дә узды

    Халыкара өлкәннәр көне декадасы уңаеннан игълан ителгән "Туган як" акциясе Ютазы җирендә дә узды.

    Язмыш кулы бик тә аяусыз...

    Ютазы авылында яшәп тә, картайган көннәрендә язмышның ачы җилләре Актүбә картлар йортына илткән Бибисәлимә Хөсәенова һәм Владимир Лексин туган җирләрендә була алу бәхетенә иреште. Алар авылдашлары белән күреште, авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт карап хозурланды, Өлкәннәр көне хөрмәтенә корылган чәй табыны артында хәл-әхвәл белеште.

    Ютазы авылы өлкәннәрен бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллина, район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәрен - һәрберсен аерым-аерым шушы бәхетле көн белән ихлас котлады.

    - Бу көн чынлап та бәхет көне. Без бүген үз аякларыбыз белән хәрәкәтләнеп бирегә, дуслар, туганнар янына, җылы түгәрәккә җыела алдык. Ә бит бүген шушы матур тормышны, кояшлы көзләрне күрә алмаган кешеләребез дә бик күп. Бүгенге бәйрәмебез бездән еракта, язмыш сынавы белән картлар йортында гомер кмчерүче авылдашларыбызның безгә кушылуы белән тагын да нурлы, тагын да мәгънәле. Мәдәният йорты тупсасын атлап керүче Бибисәлимә Хөснулла кызын күрү белән ул узган тормыш юлы күз алдымнан йөгереп узды. Керкәледә авырлыкларны яшәп, терлекчелектә хезмәт юлы узган бу кеше үз җилкәсендә аз авырлыклар кичермәде. Тездән торган резин итектән, кулларына мал азыгы тутырылган зур кәрҗин тотып, лай ерып йөргән Бибисәлимә апа әле дә күз алдымда тора... Ул чор кешеләре өчен ял да, бәйрәм дә булмады. Бүген аларның һәрберсе зур кадер-хөрмәткә лаек, - дип чыгыш тотканда Нәкыя Шәрәфиева нык дулкынланды.

    Өлкәннәр көне декадасында газиз җирләреннән читтә яшәүче - йорт-интернатларда картлыкларын каршы алучы калган райондашларыбызга да туган як сәламнәре барып иреште. 1 октябрь көнне районның социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова Азнакай районының Әктүбә бистәсендәге картлар йортында яшәүче тугыз әби-бабайга бәйрәм котлаулары җиткереп, күчтәнәчләр өләшеп кайтса, икенче көнне ул үзенең изге маршрутын Сарман һәм Лениногорск районнарында дәвам итте. Монда урнашкан махсус дәүләт учреждениеләрендә Ютазы районыннан дүрт кеше яши. Якташларының күңел җылысы салынып әзерләнгән, китереп җиткерелгән посылкаларны кабул иткәндә аларның карашын сагышлы күз яшьләре каплады. Бер генә көн булса да алар да үзләрен ялгыз итеп тоймады.

    "АгроМир" ветераннары - почетта

    Бәйрәкә авыл җирлегендәге "АгроМир" җәмгыяте быел да үз хезмәт ветераннары өчен Өлкәннәр көнен зурлап уздырды.

    Мәдәният йортына бәйрәмчә матур итеп киенеп килгән апа һәм абыйларны Халыкара өлкәннәр көне белән "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев, башлангыч ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева котлады. Авыл җитәкчелеге җиткергән изге теләкләргә район хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин да кушылды.

    Агымдагы елда юбилейлы туган көннәрен билгеләп узучыларны зурлау - бәйрәм чарасының кульминациясе булды. Сәхнәгә 75, 80, 85, 90 яшьләрен тутырган хезмәт ветераннары чакырылды. Алар арасында - гомер бакый терлекчелектә бил бөккән, быел туксанынчы көзен каршы алган Миңсылу апа Хәйруллина, Фәхрисорур апа Садыйкова, Әхәт ага Шәмгуллин һәм башкалар. Авыл үзешчәннәре башкарган һәр җыр-моң, Айгөл Латыйпова җитәкчелегендәге бию төркеме башкарган матур биюләр юбилярларга, барча авыл халкына бәйрәм күчтәнәче булып иреште. Хәер, бәйрәм күчтәнәче моның белән генә чикләнмәде. Тәм-томлы чәй табыны артында яшьлекләрен исләренә төшереп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырган һәр пенсионерга "АгроМир" җәмгыяте бишәр кило тана ите өләште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: