Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле укытучыларга багышлана

    Халыкара укытучылар көне кысаларында республикада "Укытучыны тәбриклә!" акциясе уздырыла.

    Район үзәгендә әлеге акциядә Урыссу гимназиясенең һәм Урыссудагы 3 санлы урта мәктәбенең күбесе "Бердәм Россия" яшь гвардиячеләре булган 20 өлкән сыйныф укучысы катнашкан. Балалар "Фарвин" сәүдә үзәге, "Медуница" һәм "Лиана" кибетләре янында узып баручыларга үзләренең укытучыларын котлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр. Тулаем алганда, акция дәвамында 500дән артык открытка язылган. Адресатлар тәбрикләүләрне кабул итеп алганнар инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: