Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иң яхшы Ютазы укучылары район җитәкчелегеннән акчалата бүләкләр алдылар

    Уку елы тәмамлану, ә кайбер укучылар өчен мәктәп белән хушлашу да, күңелле вакыйга белән тәмамланды. Олимпиадаларда катнашучы укучыларның иң яхшылары район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова белән очрашуга чакыру алды.

    Районның тугыз иң яхшы укучысы - укучыларның Бөтенроссия һәм республика олимпиадалары региналь этаплары җиңүчеләре һәм призерлары район җитәкчелегеннән акчалата бүләкләр алдылар, бу аларга үз белем дәрәҗәләрен күтәрүгә яхшы стимул булып тора. Әмма иң мөһиме, олимпиадаларда җиңүләр югары уку йортларына кергәндә белгечлек сайлау мөмкинлекләрен арттырып, өстенлекләр бирә. Бу исә белгечләр тормышларына яраткан эшне башкарганлыктан, иминлек куанычы алып килә. Кечкенә вакытларыннан белемгә омтылган, "фәннәр гранитын кимергән" укучыларның тырышлыгы, нык торучанлыгы бүген үзләренә хөрмәт булып әйләнеп кайта. Кытай мәкале: "Белем - ул хуҗасыннан бер дә калмый торган хәзинә", - ди.

    Кемнәр соң алар үз районнарына танылу алып килгән, укытучыларын һәм мәктәпләрен данга күмгән, үз киләчәкләрен тәэмин иткән укучылар? Урыссу гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Руслан Миңнуллин, талантлы кеше - бар яклап та талантлы әйтемен раслап, берьюлы ике предмет буенча тирән белемен күрсәткән: Бөтенроссия олимпиадасында - география буенча (укытучысы Зөләйха Огнева) һәм Республика олимпиадасында рус теленнән (укытучысы Наталья Теганюк) призлы урыннар яулаган. Ютазы мәктәбе районның иң яхшы дүрт укучысын әзерләгән. 11 сыйныф укучысы Гүзәл Латыйпова (укуытучысы Алсу Латыйпова) биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды, унберенче сыйныф укучысы Карина Ганиева (укытучысы Гүзәл Солтанова) һәм 9 сыйныф укучысы Гүзәл Баһауова (укытучысы Резедә Ганиева) Республика олимпиадасында татар теле буенча призерлар булдылар, ә 9 сыйныф укучысы Алсу Закирова (укытучысы Лилия Вәлиуллина) татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиадада призлы урынга лаек булды. Каразирек мәктәбе үз укучыларына яхшы белем бирә. Әлеге мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Айсылу Сәгъдиева (укытучысы Фәйрүзә Гарәфиева) татар теле буенча республика олимпиадасында призер булды. Чыгарылыш укучысы Илнара Мөхәммәдиева (укытучысы Гүзәл Кәлимова) Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республика олимпиадасында җиңде. Урыссудагы 3 санлы мәктәп тә Республика олимпиадасында безнең районда геология буенча беренче призер булган үз чыгарылышчысы Илгиз Вилданов (укытучысы Гейнрих Миллер) белән горурлана ала. Бәйрәкә мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Лиана Гамерова (укытучы Светлана Галимова) Республика олимпиадасында рус теле буенча призерлар исемлегенә керде. Үз укучыларын әзерләүгә бөтен көчләрен һәм белемнәрен кызганмаган педагоглар да бүләкләнде.

    Быел призлы урыннарга лаек булучылар саны артуын билгеләп үткән мәгариф бүлеге начальнигы аларның җиңүләрен тырыш хезмәт нәтиҗәсе, дип атады, бу олимпиадачылар уңышының 99 поцентын тәшкил итә, һәм калган бер проценты гына талантка туры килә. Олимпидаларда катнашучыларның билгеләп үтүе буенча, алар мәктәп прогаммасын өйрәнү белән генә чикләнмәгән, мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнгән. Бу, аңлашыла ки, олимпиада нәтиҗәләрендә чагылган.

    - Айсылу Сәгъдиева һәм Карина Ганиева, әйтик, олимпиадаларның даими призерлары булып тора. Ике ел рәттән Руслан Миңнуллин һәм Гүзәл Латыйпова лидерлар өчлегенә кертелде. Гүзәл Латыйповага һәм Карина Ганиевага тупланган белемнәре, авыл мәктәбендә укуларына карамастан, бердәм дәүләт имтиханнарында йөзәр (!) балл җыярга мөмкинлек бирде, - дип өстәделәр мәгариф бүлегендә.

    Бу яшьләребезне чын мәгънәсендә алар өлешенең "алтын баганасы" дип атарга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: