Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иң яхшылар исемен яулау өчен район шоферлары ярышты

    "2015 елның иң яхшы шоферы" һөнәри осталык конкурсында үз белемнәрен һәм сәләтләрен йөк һәм пассажирлар транспорты шоферлары күрсәтте.

    Конкурста катнашуга оешмалардан һәм предприятиеләрдән 20 гариза керде - 13 йөк транспортын йөртүче һәм 7 пассажирлар транспорты шоферы. Конкурс өч этапта үтте: комиссия әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне, автотранспортны фигуралы йөртүне һәм юл-транспорт вакыйгвсында "зыян күрүчеләргә" табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтә белүне бәяләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы йөк транспортын йөртүче" номинациясендә беренче урынны Илгизәр Әюпов (Бетон+) яулады, икенче - Илшат Газизуллин (Ютазы РЭЧ) һәм өченче - Мөнир Нигъмәтуллин (УХЗ). "Иң яхшы пассажирлар транспортын йөртүче" номинациясендә беренче урында Сергей Лексин (Ютазы районы электр челтәрләре), икенче - Зирәк Хуҗин (Электросоединитель) һәм өченче - Александр Анофриев (Әпсәләм комбинаты).

    Шуны билгеләп узарга кирәк, конкурс нәтиҗәләрен ясаганда, комиссия әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә өстенлек бирде.

    Урам себерүчеләр арасында да һөнәри осталык конкурсы узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: