Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Инвалидлар проблемаларына йөз белән

    Бүген район инвалидлар җәмгыяте инвалидлар мәнфәгатьләрен яклауда тырышып эшли. Оешма белән Н. Кукушкина җитәкчелек итә.

    Инвалидлар җәмгыяте 1993 елда оеша, дип сөйли Нина Васильевна. Ул оешма белән җитәкчелек итүне 2007 елда үз кулларына ала. Кукушкина сүзләре буенча, бу елларда оешманың үзендә дә, тулаем илдә дә сизелерлек үзгәрешләр була. Берничә ел элек кенә инвалидлар проблемаларына, гамәлдә, җитәрлек игътибар бирелми иде. Әмма Инвалидлар хокуклары турында халыкара Конвенциягә кул куелганнан һәм ул ратификацияләнгәннән соң һәм 2006 елның 13 декабреннән БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 61/106 санлы резолюция кабул ителгәннән соң, инвалидлар хәле яхшы якка үзгәрә. Безнең районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә беркайчан да начар мөнәсәбәттә булмадылар. Әмма соңгы берничә елда район җитәкчелеге бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә.
    Бүген җәмгыять ничек яши, ничек сулыш ала? Әлеге сораулар безнең инвалидлар лидерын кыен хәлдә калдырмады. Чөнки Нина Васильевна күп вакыйгаларны, кемнең ничек яшәвен истә тота. Чөнки җәмгыять тарафыннан чаралар инвалидларның барлык ихтыяҗларын исәпкә алып тормышка ашырыла. Ел дәвамында җәмгыять тугызга якын зур чара үткәрә. Быел, мәсәлән, 8 Мартка хатын-кызларны һәм 23 февральгә Ватанны саклаучыларны, 9 Майда сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләүдән тыш, ике тапкыр табигатькә чыкканнар, балык тотарга барганнар. Кече сабан туе үткәрелгән, Болгарга туристик сәяхәт оештырылган, Алексеевскида уздырылган "Колокольный звон"га сәфәр кылганнар һәм башкалар. Декабрьдә 17 ютазылы җанатарлар буларак, Казанда Баскет-холл-да инвалидлар арбасында хәрәкәт итүчеләрнең йомгаклау ярышларында катнашкан. Ә сентябрьдә безнең инвалидларның спорт командасы XX спорт фестиваленә барды, анда ул Татарстан командалары арасында сигезенче урынны яулаган. Хәзер команда республика дәрәҗәсенә чыккан. Әмма барлык чараларны, сәфәрләрне район җитәкчелеге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, социаль яклау бүлеге ярдәменнән башка тормышка ашырып булмас иде, алар җәмгыятькә бәяләп бетергесез булышлык күрсәтәләр. Нина Васильевнаның район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәте чиксез. "Аның янына керү өчен һәрвакыт ишекләр ачык. Мин әлеге җитәкчене вәгъдәсенә тугры булганы өчен югары бәялим, - ди район башлыгы турында җәмгыять рәисе. - Рөстәм Мидхәт улы вәгъдә биргән икән, һичшиксез үтәячәк. Әмма буш вәгъдәләр бирми, һәр сумның кыйммәтен белә", - ди Кукушкина. Нина Васильевна шулай ук район башлыгы аппараты җитәкчесе Гүзәл Латыйповага рәхмәтле. "Ул безгә, үтенечләребезгә шулкадәр игътибарлы. Безнең бөтен сорауларыбызны да контрольдә тота, аларны чи-шүдә ярдәм итә", - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе.
    Районда инвалидлар ункөнлеге нәтиҗәле үтте. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне бассейнда йөзү, теннис, спорт йөреше, дартс, "Могҗизалар кыры" интеллектуаль-күңел ачу уены үзенә җәлеп итте. Андыйлар белән эшләүгә җәмгыять тренеры Мария Ротанова зур өлеш кертә, ул инвалидлар арасында спорт сәламәтләндерүе белән шөгыльләнә.
    Кукушкина үз кул астындагыларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча күп эш башкара. Күптән түгел җәмгыять әгъзалары белән очрашуга Дәүләт Думасы депутаты килгән иде. Әбүбәкеров кабул иткән вакытта Нина Васильевна бер беренче төркем инвалидына махсус арба, икенчесенә - шифаханәгә махсуслаштырылган юллама сорап алган. "Безгә тагын мин хөрмәт иткән Илһам Сафин бик булыша. Ул безне беркайчан да бүлмәсендә көттереп утыртмый, шунда ук үтенчеләребезне уңай хәл итә. Арбада хәрәкәт иткән инвалидны эшкә урнаштырды, аның өчен махсус шартлар тудырды. Бүген яшь кеше комбинатта диспетчер булып эшли, - дип сөйли Н. Кукушкина. - Очрак белән файдаланып, предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә, моны игътибарга алыгыз, инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм итегез, аларга хезмәт итү өчен шартлар тудырыгыз. Чөнки инвалид та шундый ук кеше".
    2011 елда "Уңайлы мохит" Дәүләт программасы кабул ителде. Биш ел дәвамында Россия шәһәрләре инвалидлар тормышы өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Әлеге программага ярашлы, безнең республика да уңайлы мохит формалаштыруны эшләү буенча пилот төбәкләр исәбенә керде. Һәр торак йортта, социаль-мәдәни көнкүреш бинасында инвалидлар өчен шартлар тудырылырга, аерым алганда, култыксалар, пандуслар куелырга тиеш һәм аларның авыш почмагы бездә кабул ителгәнчә, 45 градус түгел, ә 30 градустан артмавы шарт. Безнең районда махсус комиссия берничә тапкыр мондый объектларда булды, шелтәләр белдерде, хаталарны төзәтте. "Тагын бер тапкыр җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә телим. Бозлавыклы чорда сәламәт кешегә дә юнәлгән урынына барып җитү өчен тайгакта йөрү - авыр. Бүгенге көндә хастаханә, мә-дәният йорты, кибетләр, даруханәләр янындагы юлларга ком сибү начар булмас иде. Ә моның өчен зур финанс чыгымнар кирәкми. Бары игътибарлы һәм кайгыртучан кеше генә булу шарт".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: