Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ирекле декларацияләү капитал сакланганлыгын тәэмин итә

    Физик затларның банклардагы активларын һәм счетларын (кертемнәрен) декларацияләүләре 2015 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

    Бу, дип аңлаталар район салым түләүчеләр белән эшләү бүлегендә, ел ахырына кадәр гариза бирүчеләр үзләренең милекләрен (күчемсез милек, контрольдә тотылучы чит ил компанияләре, кыйммәтле кәгазьләр, банк счетлары), шул исәптән номиналь хуҗалар аша контрольдә тотылган милекне декларацияли алалар.

    Ирекле декларацияләү турында законның максаты - физик затларның капиталы һәм милеге сакланганлыгының хокукый гарантияләрен тәэмин итү, гражданнарның, шул исәптән Россиядән читтәгеләрнең, мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук салымнарны һәм җыемнарны түләү буенча бурычларны намуслы үтәү өчен стимул булдыру.

    Закон декларация тапшыручыларга түбәндәге гарантияләр бирә:

    - Россия Федераль салым хезмәтендә декларацияләнүче мәгълүматларны (салым серен) саклауны һәм декларант ризалыгыннан башка дәүләт органнарына җиткермәүне;

    - декларацияләнүче мәгълүматларны 2015 елның 1 гыйнварына кадәр кылынган хокук бозулар дәлиле буларак файдаланмауны;

    2015 елның 1 гыйнварына кадәр кылынган, капитал туплау (формалаштыру) белән бәйле хокукка каршы гамәлләр өчен салым, административ һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итүне;

    - салым җаваплылыгыннан башка милекне номиналдан фактик хуҗага күчерү мөмкинлеген.

    Декларацияне салым органына шәхсән кәгазьдә яки вәкаләтле вәкил аша тапшырырга мөмкин. Махсус декларация формасы кулдан язма рәвештә тутырыла яки принтерда бастырыла. Шуның белән бергә декларациянең басма формасын Россия Федераль салым инспекциясе сайтында әзерләргә мөмкин (версия 4.41 изменения 3).

    Физик затлар махсус декларацияне Россия федераль салым хезмәтенә Мәскәү шәһәре, Рахмановкий тыкырыгы, 4 йорт, корылма 1 адресы буенча тапшыра ала. Яки декларацияне яшәү (тору) урыны буенча салым органнарына китерергә була. Уңайлылык өчен "Онлайн запись на прием в инспекцию" сервисыннан файдаланырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: