Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Җирлекләрдә шактый эш башкарыла

    Район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашулары кысаларында җыеннар Димтамак һәм Кәрәкәшле авылларында узды.

    Димтамактагы очрашу авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев чыгышыннан башланды. Ул планлаштырылган эшләрнең башкарылуы һәм 2011 елга авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында отчет бирде, шулай ук агымдагы елга чаралар планы белән таныштырды. Узган елда шактый эш башкарылган - бу балалар бакчасын капремонттан соң мәктәп бинасына күчерү, Димтамактагы күп фатирлы йортка ике контурлы казаннар кую, Алабакүлдә күп фатирлы йортка капиталь ремонт, шәхси хуҗалыкларда мал баш санын саклап калу өчен матди ярдәм күрсәтелүе һәм башкалар. Җирлек планнарында Такташ урамына су үткәрү, шакшы сулар чокыры ясау һәм канализацион челтәрләр сузу, Алабакүлдә карт агачларны кисү, мәгълүмати такталар кую. Марс Марат улы Димтамак авылы халкына әлеге торак пункт тарихын язуда ярдәм күрсәтү - вакытлыча иске фотографияләр бирү һәм авыл тарихының кызыклы фактлары белән уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Чыгышы ахырында җирлек башлыгы үзеннән элек әлеге вазифаны башкарган Рәис Галимовка узган елда башкарылган эше өчен рәхмәт белдерде.
    Җирлектәге оператив шартлар турында участок инспекторы Илнар Сафин чыгыш ясады. Аның доклады рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп ташлауга, көмешкәчеләргә, мошенникларга кагылды. Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин авыл халкын рухилыкка һәм әхлаклылыкка өндәп вәгазь сөйләде.
    Димтамак авыл җирлеге - алты торак пункттан торган зур җирлекләрнең берсе. Әмма Екатериновкадагы эшләр торышы район җитәкчелеген аеруча нык борчый. Әһәмиятле проблемаларның берсе булып биредә газ белән тәэмин итү тора. Район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова вәзгыятьне болай шәрехли: "Хәзерге вакытта бистәне газлаштыру буенча проект-смета документациясе төзелә, димәк, проблема хәл ителәчәк". Екатериновка бистәсендә яшәүчеләрнең икенче проблемасы - юллар, төгәлрәге, аларның булмавы. Район бюджеты әлеге проблеманы мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмый. Әлеге проблеманы хәл итү яшәүчеләрнең үзләре өлешчә катнашулары аркасында гына мөмкин. Бу җәһәттән әлеге максатлар өчен ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Яшәүчеләр шулай ук соңгы вакытта артык тозлана башлаган суга зарландылар. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне ачыкларга вәгъдә бирде. Гомумән, әлеге проблемаларны хәл иткәннән соң, торак пунктны киңәйтү мөмкинлеге бар.
    Урнашкан традиция буенча сыер саву аппараты дүрт сыер асраучы Айдар Гәрәевка тапшырылды.
    Мондый очрашу икенче көнне Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнашында узды. Җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев узган елда җирлек эшчәнлеге һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Ачыклануынча, җирлектә аерым проблемалар юк. Барлык килеп туган сораулар эш тәртибендә хәл ителә. Мәсәлән, очрашуда Кәрәкәшле авылында яшәүчеләр "Транспорт" ҖЧҖ җитәкчесе Мәдинә Хәсәншина белән берлектә маршрут автобусы расписаниесе турында килештеләр. Хәзер авылда яшәүчеләргә, район үзәгенә эләгү өчен, тукталышка иртәнге сәгать 7 дә чыгарга кирәк - әлеге карар ике якны да канәгатьләндерде. Төп шарт - пассажирларның 13 кешедән ким булмавы, дип ассызыклады Мәдинә Атлас кызы. Югыйсә ягулык-майлау материаллары чыгымы да капланмаячак.
    Салкын Чишмә һәм Ак Чишмә авылларында кайбер яшәүчеләр йортлары артына чүп-чар салалар. Шуңа күрә "Кәрәкәшле" ҖЧҖ башлыгы Альберт Зарипов әлеге авылларда чүп контейнерларын кую инициативасын алды.
    Үз чыгышында Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы быел җитәкчелек планнарында мәктәп түбәсен һәм Салкын Чишмәдә Ютазинка елгасы аша күперне ремонтлау күздә тотылуын җиткерде. Соңгысына килгәндә, проект-смета документациясе инде әзер, эшләр быел тәмамланачак. Очрашу ахырында Сәгадәтулла Төхбәтуллин Сәлимшиннар гаиләсенә сыер саву аппараты тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: