Музыка дөньясы София Гобәйдуллинаның 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Данга ирешкән якташыбызга багышланган тематик кичә район мәдәният йортында да үтте. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Урыссу бистәсе мәктәпләреннән җыелган укучылар игътибарына София Әсгать кызының тормыш юлын, сәнгать дөньясында тоткан бөек урынын бәян итте.