Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Каразирек авылы халкы матур тормышта яшәргә тели

    Төзек юллар, тәмле су, югары хезмәт хакы, түбән процентлы ипотека…

    Бүген Иске Каразирек авылында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты эшли башлауның беренче ярты сәгатендә үк дистәдән артык сорау керде.
    Пенсиягә чыгу яшенең арту ихтималына каршы фикерен белдергән халык, булачак депутатлардан автоиминиятләүне катгый контрольгә алуларын да үтенде. Арада шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагылма машиналар белән тәэмин итү буенча махсус программа кабул итү гозерен җиткергән гражданнар да булды.
    Берничә сәгатьтән соң "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты үз эшен Бәйрәкәтамак авылында дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: