Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Каразирек авылында халык җыены узды

    Район җитәкчелеге белән очрашуда Иске Каразирек авылында яшәүчеләр дә үз проблемаларын җиткерде.

    Искекаразиреклеләр үзәктән ерак урнашкан кайбер урамнарның кардан чистартылмавы уңаеннан борчылу белдерде, моның техника ватылуы сәбәпле шулай булуы ачыкланды. Ул ремонтланганнан соң, проблема көн кадагыннан алыначак, дип ышандырды җирлек башлыгы Рамил Вәлиев. Урамнардагы яктырткычларның сафтан чыгуына килгәндә, бу районның барлык торак пунктларында күзәтелә һәм лапочкаларның сыйфатына бәйле, дип аңлаттылар каразиреклеләргә. Проблема гомуми тәртиптә хәл ителәчәк. Район җитәкчелеге йөз егерме элекке колхозчыга бүләкләр вәгъдә итте, элекке колхоз хезмәтчәннәре аларны Өлкәннәр көне уңаеннан хуҗалык бетерелү сәбәпле кабул итә алмаган. Ә менә автобус маршрутының яңадан тергезелмәвенә авыл кешеләре үзләре гаепле, чөнки әлеге проблеманы хәл иткәндә, транспорт предприятиесе җитәкчелеге белән очрашуга килмәгәннәр. Әлеге җыенда да традиция буенча савым аппаратлары тапшырылды - быел аларны берьюлы ике гаилә - Нуруллиннар һәи Гәрәевлар кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: