Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Каразиректә яшәүче Раушания Мөхәммәтова – үрнәк тормыш иптәше, эшмәкәр, рәссам

    Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара

    Мине каләм алырга авылдаш ханым мәҗбүр итте, аны хаклы рәвештә "чакма ташы" дип атарга була. Чөнки ул барлык тормыш фронтларында - гаиләдә дә, эшкуарлыкта да, иҗатта да уңыш казанды.
    Мин еш кына үз-үземә ни өчен миңа уңыш елмаймый һәм ни өчен мин бай түгелмен дигән сорау бирәм. Җавап эзләп, мин баеп киткән кешеләр турында күп әдәбият өйрәндем һәм "Ничек бай һәм уңышлы булырга" дигән темага тренингларга йөрдем. Берсүзсез, укылган китапларым миңа файдага булды - үземне бәяләвем, үз-үземә ышанычым артты, һәм, хәтта табышым да күбәйде. Безнең авылда яшәүче Рушания Мөхәммәтова исемле хатын белән беренче генә ел аралашмыйм. Аның эш-мәшәкатьләр белән тулы көннәре һәм тормыш рәвеше миңа нык тәэсир итте. Бай кешеләр саран, йомык, аралашмаучан затлар була, дип кабул ителгән, әмма мәкаләбез каһарманын берничек тә андыйлар рәтенә кертеп булмый. Әле киресенчә, анда игелеклелек, ярдәмчеллек, төрле статус, ранг, финанс хәлендәге кешеләр белән аралаша алу сыйфатлары тупланган. Авылдашларым да миңа алдарга мөмкинлек бирмәс.
    Мөхәммәтовлар гаиләсенең биниһая зур теплицасы бар. Беренче вакытта аны гаилә мөстәкыйль рәвештә тота иде, соңыннан ярдәмчеләр һәм зур булмаган кибетләре пәйда булды. Бүген кечкенә генә киоск чәчәк атучы кибеткә әверелде, андагы ассортименттан башлар әйләнә. Мәкаләм каһарманының сатып алучылар ихтыяҗын күрү буенча фантазиясе һәм интуициясе шул дәрәҗәдә үсеш алган ки, тауар прилавкаларда "ятып" өлгерми, шунда ук сатылып бетә. Үзе белән ул шундый ук намуслы һәм хезмәт сөючән хезмәткәрләрне туплаган. Кибеттә һәрвакыт уңайлы, пөхтә һәм товарлар белеп урнаштырылган. Өстәвенә, сәүдә ноктасындагы тауарлар муллыгы авыл халкын район үзәге кибетләреннән кирәкле азык-төлек, әйбер эзләп, интегеп йөрүдән коткара. Эшләгән еллары эчендә Рушания ханым һәр сатып алучының зәвыгын өйрәнгән. Бер сүз белән әйткәндә, Мөхәммәтовларның бизнесы чәчәк ата һәм бу барысын да шатландыра, юкса көнләшүчеләр һәм усал ниятлеләр дә булырга тиеш кебек. Ә менә юк! Ул биредә дә чыгармалар исемлегенә эләккән! Аңа барысы да ихтирам һәм мәхәббәт белән карый, чөнки Рушания үз тирәсенә игелек "орлыклары чәчә".
    Әмма аның талантлары моның белән генә бетми әле. Алар гаиләләрендә умартачылык белән шөгыльләнүдән тыш, мәкаләм каһарманы кышка җиләк-җимеш, яшелчә әзерләргә өлгерә. Ничектер, мин ул тозлаган кыярдан авыз иткән идем - телеңне йотарлык! Өстәвенә, алар гаиләсе зур йорт та сала бит әле. Башыма сыймый, бу кадәр эш-мәшәкатьне ничек бер үк вакытта башкарып була икән? Ә бит әле тагын әти-әнигә, балаларга һәм оныкларга вакыт һәм игътибар бүләргә кирәк. Моңа кадәр мин аны, алҗымас умарта корты сыман, гел эш белән генә мәшгульдер дип уйлый идем. Мин беркөнне аңа бу турыда әйттем һәм ул миңа сәяхәт итәргә һәм туганнарында кунак булырга яратуы турында сөйләде. Әмма төп сюрприз мине алда көткән икән әле! Бервакыт Рушания мине кунакка чакырды. Ишек төбеннән үк йорттагы пөхтәлек һәм уңайлылык күзгә ташланды. Ул миңа үз куллары белән сәйләннән һәм стразлардан ясаган әкияти картинаны күрсәткәч, аның таланты тәмам минем һушымны алды. Әле аның күзнең явын алырлык картиналарының тулы бер коллекциясе тупланган икән. Миң картиналарны күрсәтеп ул: "Мин болар белән буш вакытымда шөгыльләнәм", - диде. Ә мин аптырап: "Синең буш вакытың да бар мени?" - дип сорадым.
    Миңа күрсәтелгән бу картиналар җентекләп иҗат итүне таләп итә һәм вакытны күп ала бит... Мин ул вакытта үземнең ник боларны булдыра алмавым турында уйландым һәм кинәт ачыш ясадым. Җавап гап-гади иде - мин бу эшләрне башкаруны чынлап торып теләмәгәнмен икән! Барысы да безнең теләгебез көченә һәм тәвәкәллегебезгә бәйле. Мине шушы көнгә кадәр күптәнге хыялым калдырмый - гөмбә үстерү. Мин йортыбыз каршындагы ташландык бозаулар асралган бинага да карап тора торган идем. Гөмбә хуҗалыгы өчен менә дигән урын булыр иде ул, әмма бу эшкә алыну өчен теләгем көче булмавы үзен сиздерә. Һәм бер көнне мин тәвәккәлләсәм дә тәвәкәлләрмен, әмма инде бинадан берни дә калмас, чөнки хуҗалыкчыл кешеләр тиздән андагы мөлкәтне әкренләп ташып бетерә инде. Һәм дөрес әйтәләр: әгәр бу әйбер синдә юк икән, димәк ул сиңа бөтенләй кирәкми.
    Мәкаләбез каһарманына әйләнеп кайтыйк әле. Мәшгуль һәм графигы тыгыз булуына карамастан, Рушания ханым чибәр хатын-кыз булып та кала. Ул һәрвакыт затлы һәм пөхтә киенә һәм аның янында - үзе кебек үк хезмәт сөючән һәм тормыш иптәшен хөрмәт итүче Илгизәр Мөхәммәтов калкан кебек басып тора. Бер нәрсә генә өстисем килә - әлеге гаилә - күпләр өчен уңышлылыкның һәм гаиләдәге гармониянең яхшы үрнәге.
    Димәк, ахыр чиктә безнең җиңелүләрдә, фәкыйрьлегебездә кем гаепле инде? Үзебез генә. Шуңа күрә хөкүмәтне, башлыкларны, җитәкчеләрне, укытучыларны, табибларны сүгәргә кирәкми. Без үз язмышыбызны үзебез иҗат итәбез. Кулыбыздагы мөлкәтебез - һәркемнең үз сайланышы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: