Иске Урыссу авылы мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм үткәрелгән.
Чара мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, авыл җирлеге, авыл яшьләре көче белән оештырылган. Уңыш җыюга аеруча зур өлеш керткән аграрчылар, хезмәт династияләре, юбилярлар, тәрбиягә балалар алган гаиләләр хөрмәтләнгән. Аларга багышлап җырлар җырланган һәм биюләр башкарылган.