Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Урыссу авылында җитмеш яшьлек йорт хуҗасы янгында һәлак булган

    Узган җомгада, кичен, Иске Урыссу авылында фаҗига белән тәмамланган янгын чыккан.

    Ютазы районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматларына караганда, йортларның берсендә ут чыккач, аның җитмеш яшьлек хуҗасы һәлак булган. Янгын сәбәбе - тәмәке тартканда җибәрелгән саксызлык. Вафат булучының тормыш иптәшен янгынчылар килеп җиткәнче әлеге авыл кешесе коткарырга өлгергән. Йорт ремонт ясап булмаслык дәрәҗәгә килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: