Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Урыссуыдан Зөлфия Марданова өлкәннәребезгә котлауларын җиткерә

    Өлкәннәргә Алла ярдәм бир¬сен. Анаргадыр бөтен авырлык. Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан, Я кояштан һәйкәл салырлык.

    Бүген өлкәннәр көне! Әгәр аларның йөзләренә карасак. Еллар аңа тирән эзләрен салган,-карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Авыр сугыш, илне аякка бастыру еллары дисеңме, барысын да кичергән алар. Кулларына күз салганыгыз бармы? Җыерчыклы, кан тамырлары бүртеп чыккан. Безне иркәләгәндә аннан да йомшак кул юктыр мөгаен. Күршедәге әби-бабайга да игътибар итик, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Кайчак бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә. Җылы -сүз җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.Шушы бәйрәм хөрмәтенә безнең өлкән буын кәшәләре, әбиләребез, апаларыбыз, бабайларыбыз Иске Урыссуы мәдәният йортына җыелды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп балалары аларны олы бәйрәм белән тәбрикләделәр. Дәртле биюләре, моңлы җырлары һәм шигырьләре белән алар үзләренең котлауларын җиткерде.

    Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез. Сездәгедәй изгелек,сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: