Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында – Дуслык паркы

Кичә Иске Урыссу авылы халкы өчен матур чара узды – авыл үзәгендә “Дуслык” паркы ачылды.

Искеурыссулылар әлеге иҗтимагый киңлекне Татарстан Республикасында иң төзек торак пунктлар бәйгесендә җиңү яулаган өчен откан 1500 мең сум грант хисабына төзеде. Исемен дә тавыш бирү юлы белән үзләре сайлады.

Авыл халкын “Дуслык” паркын ачу тантанасы белән котлап, район үзәгеннән, башка авыл җирлекләреннән дә бик күп кунаклар килде. Алар әлеге паркның авылдашлар өчен очрашу, күрешү һәм дуслык җепләрен ныгыту урынына әверелүен теләде.

Бәйрәм чарасында, әлбәттә, җыр-моң күп яңгырады, балалар өчен күңелле уеннар оештырылды.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев