Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иҗтимагый совет активистлары Урыссу хастаханәсе коллективы һәм җитәкчелеге белән очрашты

    Районның иҗтимагый советлары активистлары күптән түгел Урыссу хастаханәсе коллективы һәм аның җитәкчелеге белән очрашты.

    Мондый чаралар районда медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе үсешен күзәтергә мөмкинлек тудыра. Аларның соңгыларында медикаментлар кытлыгы белән сораулар инде күтәрелми, табибларның авыруларга дорфа мөнәсәбәтенә карата да зур дәгъвалар белдерелми. Әмма бу көнгә кадәр кадрлар, флюорография һәм рентген тикшерүләре уздыру белән бәйле сораулар ахыргача чишелеп бетмәгән. Халыкны хастаханәгә Ленин урамы яклатып керү капкасының бикләнүе дә битараф калдырмады. Очрашуда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев аңлатуынча, бу эш, беренче чиратта, сәламәтлек саклау учреждениесен террорлыктан һәм җинаятьчелектән саклау максатында, икенчедән, бу урамда автомобиль хәрәкәте көчле булуы һәм аларга тукталу урынының аз булуы аркасында күрелгән. Шулай да авырулар өчен бу яктан якын киләчәктә киртәләп алынган юл ачылачак. Район халкының дәвалануга мохтаҗлыгын күз уңында тотып, хастаханәгә төп керүче капка ягында түләүле медицина клиникасы төзү, башка районнардан теш табиблары чакырту, күз табибы тарафыннан кабул итү сәгатьләрен арттыру планлаштырыла. Лаборатория һәм прививка кабинетын килүчеләргә уңайлырак урынга күчерү мөмкинлеге дә каралачак. Хастаханәнең тышкы күренешен булачак сквер һәм янәшәдә үзгәртелеп корылучы Сәнгать үзәге тагын да күркәмләндерәчәк.

    Хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов очрашуда зарарлы гадәтләр аркасында барлыкка килә торган йөрәк-кан системасы авыруларының артуына борчылуын белдерде. Районга яшьләр кайтмавы аркасында үлем-китем дә артык күп булып күренә. Демографик үсеш тә кимегән. Шулай да, баш табиб сүзләренә караганда, беренче кварталда учетка баскан булачак аналар саны, узган елга караганда, күбрәк. Алар үз бәбиләрен яхшы җиһазландырылган яңа бала тудыру йортында дөньяга китерәчәк.

    Очрашу ахырында иҗтимагый совет вәкилләре булачак Сәнгать үзәгендә бара торган ремонт эшләре белән таныштылар һәм күргәннәрдән канәгать калдылар. күптән түгел Урыссу хастаханәсе коллективы һәм аның җитәкчелеге белән очрашты

    Мондый чаралар районда медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе үсешен күзәтергә мөмкинлек тудыра. Аларның соңгыларында медикаментлар кытлыгы белән сораулар инде күтәрелми, табибларның авыруларга дорфа мөнәсәбәтенә карата да зур дәгъвалар белдерелми. Әмма бу көнгә кадәр кадрлар, флюорография һәм рентген тикшерүләре уздыру белән бәйле сораулар ахыргача чишелеп бетмәгән. Халыкны хастаханәгә Ленин урамы яклатып керү капкасының бикләнүе дә битараф калдырмады. Очрашуда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев аңлатуынча, бу эш, беренче чиратта, сәламәтлек саклау учреждениесен террорлыктан һәм җинаятьчелектән саклау максатында, икенчедән, бу урамда автомобиль хәрәкәте көчле булуы һәм аларга тукталу урынының аз булуы аркасында күрелгән. Шулай да авырулар өчен бу яктан якын киләчәктә киртәләп алынган юл ачылачак. Район халкының дәвалануга мохтаҗлыгын күз уңында тотып, хастаханәгә төп керүче капка ягында түләүле медицина клиникасы төзү, башка районнардан теш табиблары чакырту, күз табибы тарафыннан кабул итү сәгатьләрен арттыру планлаштырыла. Лаборатория һәм прививка кабинетын килүчеләргә уңайлырак урынга күчерү мөмкинлеге дә каралачак. Хастаханәнең тышкы күренешен булачак сквер һәм янәшәдә үзгәртелеп корылучы Сәнгать үзәге тагын да күркәмләндерәчәк.

    Хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов очрашуда зарарлы гадәтләр аркасында барлыкка килә торган йөрәк-кан системасы авыруларының артуына борчылуын белдерде. Районга яшьләр кайтмавы аркасында үлем-китем дә артык күп булып күренә. Демографик үсеш тә кимегән. Шулай да, баш табиб сүзләренә караганда, беренче кварталда учетка баскан булачак аналар саны, узган елга караганда, күбрәк. Алар үз бәбиләрен яхшы җиһазландырылган яңа бала тудыру йортында дөньяга китерәчәк.

    Очрашу ахырында иҗтимагый совет вәкилләре булачак Сәнгать үзәгендә бара торган ремонт эшләре белән таныштылар һәм күргәннәрдән канәгать калдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: