Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләр һәм халык арасында эшлекле сөйләшү узды

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә идарә итүче оешма, бүлек, хезмәт җитәкчеләре, урамнар һәм йортлар буенча өлкәннәр семинарында бүгенге торак-коммуналь хуҗалыкка хас көнүзәк сораулар тикшерелде.

    Җитәкчеләр һәм халык арасында, чын мәгънәсендә, эшлекле сөйләшү булды. Нуриев сүзләре буенча, мөмкинлекләре зур булган район, шул исәптән Урыссу бистәсе уңышлы үсеш юлында. Бары тик анда яшәүчеләрдән уртак йортларына карашны үзгәртү генә таләп ителә. Төзеклелек өчен җаваплы хезмәтләрнең эшен тагын да активлаштырырга кирәк, дип басым ясады район башлыгы. Әмма, югарыда утыручыларның тиешле хезмәтләрнең эшләп җиткермәүләренә берөзлексез төртеп күрсәтеп тору да, төзеклелеккә керткән зур акчалар да торак пунктларга яхшы күренеш бирә алмаячак, әгәр кешеләр үзләре яхшы якка үзгәрергә теләмәсә. Урыссу урамындагы "легендар" биш катлы йортларны гына алыйк. Аларда яшәүчеләр кайчан акылга утырырлар һәм үз йортлары янында чүп капчыкларын калдырмый башларлар икән?! Ә бит районда көнкүреш калдыкларын түгүче предприятие үз вазифасын яхшы башкара, бистәгә керү юлларында куелган контейнерлар да халык өчен. Сүз уңаеннан, бу мәйданчыклар санитар таләпләргә җавап бирергә һәм торак пунктлар чуп-чарга батарга тиеш түгел, дигән фикер яңгырады семинар барышында. Бу юнәлештә максатлы эшчәнлек һәм даими контроль таләп ителә.

    Шул ук вакытта Урыссуда өлге итеп куярлык эш үрнәкләре дә бар. Күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәр үзләренең уңай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әйтик, Горький урамындагы 1 санлы йорт "хуҗабикәсе" Нина Теребина, биредә яшәүчеләрнең газ счетчиклары куйдыруын һәм зәңгәр ягулык өчен бермә-бер азрак түли башлауларын әйтеп үтте. Бүгенге көндә пычрак подъездлар беркемне дә бизәми. Горький урамындагы 8 санлы йорт өлкәне Алла Федорова чыгышын тулыландырган слайдлар мондагы халыкның идән юып кына калмавын, ә гомуми мәйданнарның шау чәчәккә күмүен дә дәлилләде.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин торак-коммуналь хуҗалык уңайлыклары өчен түләмәүчеләргә карата күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Гамәлдә булган закончалыкка ярашлы, әгәр коммуналь уңайлыкларның бер төре буенча гына да кулланучының бурычы бар икән, идарә итүче оешма аны бу "рәхәтлектән" мәхрүм итәргә хаклы. Шулай итеп, 2013 елда һәм агымдагы елның дүрт ае эчендә уңайлыклардан өзүнең ике йөздән артык очрагы булган. Моннан тыш, Вәдигуллин әйтүенә караганда, әҗәтләрне суд ярдәме белән кайтарып алу (600 мең сумны кайтару өчен 200дән артык дәгъва бирелгән), узган елдан башлап бурычлыларны йортларыннан чыгару процедурасы да башланган. Күңелсез күренешләр булса да, әҗәтләрне кайтарып алуны тормышка ашыруда ярдәм итә торган эш, дип билгеләп үтте ул.

    Семинар барышында йортларның гомуми уңайлыкларына түләүләргә үзгәрешләр керүе, җылылык энергиясенә тарифлар (бу тема газетаның 19, 24, 25, 27 саннарында яктыртылды) турында мәгълүмат яңгырады. Халык җитәкчеләрнең игътибарын ишек алларындагы карт агачларны кисүгә, балалар мәйданчыгын тәртипкә салуга, юлларга асфальт түшәүгә, берничә йортны икенче идарәчегә тапшырып, берсен бераз "җиңеләйтүгә" юнәлтте. Чарада тикшерелгән сорауларның бу кечкенә генә бер өлеше. Аларның кайберләренә район башлыгы урында ук җавап бирде, кайберләре беркетмәгә теркәлде. Асылда исә, бу семинар торак-коммуналь хуҗалык темасына халык һәм власть вәкилләре арасындагы җитди әңгәмәгә нигез салды. Һәм мондый сөйләшүләрдән эшкә күчкән очракта, мөгаен, ике якны да канәгатьләндерә торган нәтиҗәгә ирешеп булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: