Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Изге Болгар җире димтамаклы Ринат Әхмәдишинның җанына нур иңдерде

    Исламның 922 елда дәүләт дине буларак кабул ителү уңаеннан борынгы Болгар шәһәрендә 14 июнь көнне узган тантаналы чаралар беркайчан да күңелемнән җуелмас.

    Уңайлы автобусларда борынгы бабаларыбыз нигез салган изге урыннарны күрү, алар рухына дога кылу өчен ерак юлга чыккан районның өлкән буын вәкилләре, яшьләр, мөгаен, әлеге сәяхәтне оештырган, безгә мәңге онытылмаслык хәтирәләр бүләк иткән район җитәкчелегенә рәхмәтле булгандыр, дип ышанасы килә.

    Бу сәяхәт минем өчен шәхсән бик уңышлы булды. Бик күп тарихи урыннарны үз күзең белән күрү, бик күп гыйбрәтле вакыйгаларны үзенә сеңдергән изге туфракка басу, ышаныгыз, күңелдә аңлатып була алмастай хис-тойгылар тудыра, ирексездән күзләрне яшь элпәсе каплый. Ак мәчеттә барлык әрвахлар рухына дога кылдык. Кызганычка, үзара объектлар арасы ерак булу сәбәпле, Изге Коръән китабын гына күрергә өлгереп булмады. Тик Тататрстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз, Дәүләт киңәшчесе, республиканың "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев белән очрашып кына калмыйча, алар белән кул биреп исәнләшү - күңелемдәге әлеге борчуны сызып ташлагандай булды. Бу көнне миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр кебек тоелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: