Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирек мәктәбенең укучысы Ильнара Мөхәммәдиева Татарстан тарихы һәм татар халкы буенча I Республика олимпиадасында 1 урын алган

    Каразирек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ильнара Мөхәммәдиева Татарстан тарихы һәм татар халкы буенча I Республика олимпиадасында беренче урын алган.

    Олимпиада ике этапта узган. Беренче дистанцион турда 8-11 сыйныфта укучы 2507 кеше катнашкан. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган йомгаклау турына бары тик 100 укучы гына чакыру алган. Ильнара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән билгеләнгән. Аңа шулай ук "Великая Отечественная война" китабының алты томы һәм бүләк алырга сертификат тапшырылган. Кызны олимпиадага тарих укытучысы Гүзәл Кәлимова әзерләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: