Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Казанда Башкортстан наркокурьеры тоткарланган

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда Башкортстаннан килгән 19 яшьлек наркокурьер егетне тоткарлаган. Оперативниклар аны, наркотикларны яшерен урынга кую белән, тотып алган. Әлеге яшерен урыннан наркотикларның 1 тапкыр кулланырга яраклы 1 йөз дозасы тупланган төргәк әйләнештән алынган. Оператив-тикшерү эшләре барышында егетнең Казанга, наркотикларны...

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда Башкортстаннан килгән 19 яшьлек наркокурьер егетне тоткарлаган.

    Оперативниклар аны, наркотикларны яшерен урынга кую белән, тотып алган. Әлеге яшерен урыннан наркотикларның 1 тапкыр кулланырга яраклы 1 йөз дозасы тупланган төргәк әйләнештән алынган.

    Оператив-тикшерү эшләре барышында егетнең Казанга, наркотикларны күпләп сату өчен, максатчан килгәнлеге ачыкланган. Курьерның арендага алып торган фатирында оештырылган тентү барышында полицейскийлар наркотикларның 1 тапкыр кулланырга яраклы тагын 1 мең дозасын әйләнештән алган.

    Тоткарланучыга карата РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсендә карлаган җинаять сыйфатлары ("Наркотик матдәләрне аеруча зур күләмдә законсыз рәвештә алу, саклау, күчереп йөртү") буенча җинаять эше кузгатылган. Ул сак астында. Хәзерге вакытта наркотикларны кертү каналын ачыклау буенча чаралар башкарыла, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

    (Казан, 28 апрель, "Татар-информ")

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: