Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кече Урыссулы Мәгъдәнур ага Йосыповны дошман сындыра алмый

    Кече Урыссу авылында гомер кичерүче Мәгъдәнур ага Йосыпов яши торган йорт-җир янына килеп туктауга ук сине шау чәчәккә күмелеп утыручы тәрәзәләр елмаеп каршы ала.

    Хуҗа белән йорт эченә узабыз. Чисталыктан күзләр камаша. Матур гөлләр, тәрәзәгә эленгән челтәрләр, әйтерсең лә алар крахмалланган, урын-җир өстенә пөхтә итеп ееп куелган ап-ак тышлы мендәрләр, гаилә фотосурәтләре... Җыйнак авыл еендэ нур балкый. Капка төбеннән үк башланган тәртипкә карап, бу нигездә тугызынчы дистәсен тутырып килүче ветеран тормыш көтә димәссең. Ә бит Мәгъдәнур ага ялгызы яши. Биш кыз бала бүләк иткән хәләл җефете Разиясын бакыйлыкка озатканга да шактый вакыт үтеп киткән. Әмма ул, аның белән бергә тудырган йорт-җирнең бөтенлеген, чисталык hәм матурлыкны, кадерле бер ядкәр кебек, бүген дә югалтмыйча яши. Чөнки деньяның астын-өскә әйләндергән Бөек Ватан сугышыннан сон кавышкан парга тормыш көтүе бер дә җиңел бирелми. Алар бергә күпне кичерәләр, күпне күтәрәләр.

    - Сугыштан соң халык ун ел ач яшәде. Үзебез икмәк үстердек, үзебез үк бер телем ипигә тилмердек, - дип искә ала авыр елларны мәкалә героем. - Бу нигезне дә эш вакытында түгел, эштән соң үз көчебез белән тергездек. Мондагы бер генә төзелешкә дә чит-ятлар кулы тимәде.

    1946 елның декабрендә туган авылына әйләнеп кайткан солдат икенче кенне ук Тукай исемендәге хужалык тимерчелегенә эшкә чыга. Аннан соң ремонт цехында эретеп ябыштыручы, токарь, бакырчы, калайчы булып эшли. Ферма биналары түбәсен ябарга менгән фронтовикның, авыр хезмәттән, мөгаен, дошман ядрәсе үтәли кереп чыккан кул башы сызлап, тирә-юньдәгеләргә сиздерми генә ыңгырашып куйган чаклары да еш булгандыр.

    ...1943 елның кышында 17 яшьлек Мәгъдәнур авылның җиде егете белән Бөгелмәгә чакыртыла. Бер эшелонга жыелган яшь солдатлар Монголия җиренә озатыла.

    - Берникадәр вакыттан соң без, 72 вагоннан торган эшелонга монгол атларын төяп, Көнбатышка таба кузгалдык. Алар, далада, үз иркендә үскән атлар, кечкенә гәүдәле булсалар да, көчлеләр иде. Зур вагоннарга 24әр ат урнаштырылды. Аларга икешәр кеше беркетелде. Мин кечкенә вагонда 12 ат карап барам. Юлыбыз бишенче тәүлек дәвам иткәндә, Красноярск якларына барып җиткән поезд, мөгаен, текә борылышка сыеша алмагандыр инде, төн уртасында чокырга капланган. Үлеп беткән атлар арасында кысылган килеш иртәнгә таба аңыма килдем...

    Аяк-куллары сынган солдат госпитальгә эләгә. Савыгып бетү өчен ике айга авылына култык таяклары белән кайткан Мәгъдәнурны Германиягә алып китәләр. Камалышта калган Данцигны азат итү өчен барган сугышта безнең якташыбыз кабат яралана.

    - Сугышчан иптәшем күлмәгемне ертып кулбашымны бәйләгәч, госпиталь эзләп, шәһәр буйлап киттем. Җиргә кытлык булгандыр инде, Данциг урамнары тар, бомба тотудан исән калган йортлар, шырпы кабыгы кебек, озынча һәм биек иде. Мөгаен, әлеге шәһәр урамнары беркайчан да кояш күрмәгәндер, - дип хәтирәләргә бирелгән фронтовик бу юлы Польша госпиталендә дәвалана. Аннан соң ул Балтыйк буйларын дошманнан яклап көрәшә. Атучы булып утка кергән рядовой Йосыпов нәкъ менә шул җирләрдә немец илбасарларын тар- мар итүдә һәлиткеч роль уйнаган "Катюша" белән очраша да. "Коралны корып, тезләнгән килеш аңа чехол каплап, аны кире салдырып, аяклар калмый иде", - дип сөйләүче өченче төркем инвалидының гаилә архивында немец шәһәрләрен азат иткән өчен иптәш Сталин белдергән рәхмәт хатлары әле дә булса сакпана.

    Мәгъдәнур ага Йосыпов ут эченнән исән-сау чыгуына Ходайга рәхмәтле. Ветеран тормышның hәp мизгеленнән ямь табып яшәргә тырыша. Кан басымы уйнаклап торса да, мәчеткә йөри, авыл житәкчелеге оештырган чаралардан да читтә калмаска тырыша. Беек Җинүне бәйрәм иткән көнне мәчет ихатасында исеме куелган агачлар утыртуда да карт фронтовик бик теләп катнаша. Колаклары катылануына, күзләре начарлануына зарланасы итсә дә, ил тарихыннан яхшы хәбәрдар булган Йосыповның дөнья сәясәтенә, асылда, Украинада бара торган вакыйгаларга да үз карашы бар булып чыкты. Моннан бик куп еллар элек Ватан язмышын һәл итүдә катнашкан ветеран аның бүгенге кене өчен дә борчылып яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: