Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кемнәр алар, Гобәйдуллиннар?

    Бәйрәкә авылы безнең районда гына түгел, шулай ук Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында иң "өлкән" авылларның берсе булып исәпләнә. Авылдашларының, гомумән алганда, төбәкнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләр үсешенә зур өлеш керткән Гобәйдуллиннарның нәсел шәҗәрәләре нәкъ менә шунда тамыр җәйгән дә инде.

    Авылның яше турында Бәйрәкә җирендә сакланып калган кайбер истәлекләр буенча гына фикер йөртеп була. Борынгы авыл зиратында кабер ташларының берсендә түбәндәге язу табылган: "...165? елда җирләнгән". Моннан авылның XVI гасырда, якынча әйткәндә, 1580нче елларда барлыкка килүе турында фараз итәргә мөмкин.
    Бүген авылның гадәти булмаган исеменең килеп чыгышы турында сүз йөртмәячәкбез, шуны гына билгеләп узабыз, борынгы башкорт һәм казах телләрендә (ә ул вакытта авыл нәкъ менә башкорт кантонына кергән) ул "байлык" дигәнне аңлата. Элек-электән бәйрәкәлеләр грамоталы, укымышлы халык буларак дан тоткан. Монда зур төбәктән булачак муллаларны укытканнар. Алдынгы фикер йөртүче мөдәррисләр (профессорлар) арасында 1790 елларда Башкортстанның Ярмәкәй авылыннан Бәйрәкәгә җибәрелгән Ибраһим хәзрәт тә була. Нәкъ менә ул мәдрәсә ачу, заманча укыту ысулларын кертү белән шактый нык шөгыльләнә башлый. Ул - Гобәйдуллиннар нәселенә нигез салучы.
    Авылның хәзерге мәктәп бинасы урынында Ибраһим мулла ике катлы "Җәмигъ" мәчете төзи. Соңрак, 1812 елда мәчет проектын әзерләү турында ул Уфа архитекторларына мөрәҗәгать итә. Мәчет авыл уртасында төзелә. Шул ук елларда бөтен Идел буе һәм Уралдан килгән шәкертләрне укыту өчен мәдрәсә комплексы төзелә башлый. Ул вакытта Ибраһим хәзрәтнең өлкәнәйгән Гобәйдулла исемле улы үз эшчәнлеген мулла буларак башлый. "Гобәйдия" мәд-рәсә комплексына аның исеме бирелә. Ул Казанның "Мөхәммәдия"сеннән соң Идел буе мәдрәсәләре арасында әһәмиятлелеге буенча икенче урында тора. XX гасыр башында биредә 500дән артык шәкерт укыган.
    Комплексның кайбер биналары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аның берсендә, төп зур бинада, туган якны өйрәнү буенча мәктәп музее урнашкан. 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы елларда тулай торак буларак хезмәт иткән кечерәк бинада балалар йорты урнашкан. Соңрак ул мәктәп остаханәсе буларак хезмәт итә. Ә мәдрәсәнең тагын бер бинасында инкыйлабтан соң амбулатория урнаша, ә 1993 елның көзендә монда мәчет ачыла.
    Гобәйдулла - иң зур җәмигъ мәчете имамы, "Гобәйдия" мәдрәсәсенә нигез салучы - Бохарада, Гарәбстанда, Һиндстанда белем алган бик укымышлы кеше булган. Аның балалары, шәхсән, имам булган улы Габделгали шулай ук лаеклы белем алган. Габделгали үзе, картлык көнендә сукыраеп, 1901 елда вафат була. Ул танылган композитор София Гобәйдуллинаның карт бабасы.
    Габделгалинең уллары Мөкъсин һәм Мәсгут шулай ук Сәмаркандта белем алалар. Бабасы үлгәннән соң, Мәсгут Бәйрәкәдә җәмигъ мәчетенең имамы булып эшли. Алдынгы фикер йөрткән мулла "Алдынгы карашлы мөселманнар җәмгыяте"н оештыра. Ул дин һәм мәгърифәтчелек эше белән генә чикләнми. Американың "Россиядә уру машиналары халыкара компаниясе" вәкиле була торып, компаниянең Самара бүлегеннән халыкка сатар өчен ургычлар, чапкычлар, чәчкечләр, тырмалар алып кайта торган була. Ул 1921 елда 47 яшендә тифтан вафат була.
    Берничә ел элек борынгы авыл зиратында өч имам: Ибраһим, Гобәйдулла, Габделгали каберләре табыла. Бүгенге көндә җирләү урыны төзекләндерелгән һәм ул тарихи әһәмияткә ия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: