Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Күп балалы урыссулыларга ут сүндергеч һәм янгын турында сигнал бирә торган җайланма тапшырылды

    Күп балалы Суркаевлар һәм Тойчиннар гаиләләренә ут сүндергеч һәм автоном янгын турында сигнал бирә торган җайланма тапшырылды.

    Әлеге башлангыч Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган республика акциясе узды. Югарыда әйтелгән гаиләләргә янгын чыгудан саклану чараларын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районы буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге урынбасары Марат Бәдриев һәм социаль яклау бүлеге вәкиле Юлия Брыль тапшырды. Бәдриев районда янгын статистикасына тукталды, ут сүндергеч белән файдалану буенча кыскача инструктаж уздырды, автоном хәбәр иткечнең төтенгә реакциясе турында аңлатып узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: