Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кәрәкәшле авылының үзешчәннәре каразиреклеләргә "Дуслар җыелган җирдә" дигән концерт күрсәттеләр

    Кәрәкәшле авылы мәдәният йортының иң актив үзешчәннәре Каразирек авылы халкына күптән түгел тәкъдим иткән концерт-тамаша менә шулай дип аталды.

    Күпкырлы тормышыбызга, халкыбыз бәйрәм иткән Бөек Җиңү көненә багышланган концертыбызда яшьләр белән беррәттән өлкән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. "Каеннар шаулый" җыры белән сәхнә тоткан Мөдәмил ага Шәкүров, "Яшь наратлар" җырын башкарган Фәтхулла ага Исмәгыйлев үзләрен генә түгел, аларны йотылып тыңлаган тамашачыны да матур яшьлек елларына алып кайтты. "Сердәш" фольклор ансамбле коллективы Сәет Шәкүровның "Тол хатыннар, тол кызлар" исемле спектакленнән сәхнәләштергән өзекне залда утыручылар күз яшьләрсез генә карый алмады. Авылыбыз йолдызлары Гөлнара Хәмидуллина, Венера Габидина, Ләйсән Зарипова үзләренең дәртле җырлары белән күңелләргә ялкын салса, Халидә Шәмсуллина, концертның музыкаль бизәлешен алып барган авылдашыбыз Фәнис Нәбиуллин үзенең хәләл җефете Флера ханым белән башкарган моңлы җырлар җаннарны сагышландырды. Люция Рахманова һәм Гөлнур Кәримова башкарган шаян бию, "Һиндыстан" миниатюрасы концертка килгән халыкны елмаерга мәҗбүр итте.

    Тышта яңгыр коеп явуы да, тамашачының залда аз булуы да безнең күңелләрне төшермәде. Мәдәният йорты чыгышлардан, алкышлардан гөрләп торды. Без, Кәрәкәшле авылы үзешчәннәре, Каразирек авылы үзешчәннәрен үзебезнең сәхнәдә көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: