Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Кәрәкәшле” җәмгыятендә туңга сөрү тулы көченә бара

    "Кәрәкәшле" җәмгыяте җирләре быел тулаем эшкәртелеп бетеп, кышкы йокыга талачак.

    Башланган мәлдә бераз авыррак барган урып-җыю эшләрен уңышлы гына башкарып чыккан механизаторлар, игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 23 центнер бөртек суктырып ала. Кәрәкәшлелеләр саламны да басуда калдырмый: төргәккә салынганнары азык дворына кайтарыла, тимер юлның аръягында урнашкан 880 гектардагы кыр саламы урак барышында ук тураклап туфракка салына. Черемә туплау максатында вакланган саламның бер тоннасы туфракка өч ярым тонна тирес кертүгә тиң. Минераль ашлама белән җирне ашлау елдан-ел кыйммәтләнә барган чорда кулда булган байлыкны файдаланмау дөрес булмас иде.

    Җәмгыятьтә туңга сөрү тулы көченә бара. Тулаем көзге эшкәртүгә дучар ителгән 3 мең гектар мәйданның быел кәрәкәшлелеләр 40 процентын капландырып сөргән.

    - Дөресен генә әйткәндә, моңарчы бу кадәр күләмдә җирне эшкәрткән юк иде әле. Сәбәбеме? Агрегат һәм кеше җитмәүдә. Башка елларда көзге кыр эшләрендә К-744 тракторы катнашмады, чөнки аның механизаторын комбайнга утыртырга мәҗбүр була идек. Быел бу куәтле трактор руле артында аерым кеше эшләде. Кәүсәр Әхмәтов комбайннар үкчәсенә үк басып барды, урып-җыю эшләре тоткарланган көнне аңа хәтта җир җиткереп булмады. Бүгенге көндә ул 1300 гектарда эш башкарды, - дип сөйли коллектив җитәкчесе Альберт Зарипов.

    Т-215 тракторында 600 гектарда уҗым культуралары чәчкән, аннан соң туфрак эшкәртергә керешкән Ришат Шәрифуллин белән без 86 гектардагы бодай басуын эшкәртеп ятканда күрештек. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, механизаторның "корыч" атын кайтуга таба борырга уенда да юк иде әле.

    - Бу яңгыр түгел. Күбрәк яусын иде әле ул. Туфракта бер грамм дым юк. Авыр көзләрнең берсе бу, җир тагын кышка коры керә, - дип борчылган җирбагар тормышында, әлбәттә, көзләрнең дә, язларның да төрлесе булган - Ришат Шәрифуллин механизатор булып эшли башлаганга быел 30 ел тула икән. Бүген эшли торган тракторында гына да сигез ел хәрәкәт итүче хезмәтчән атым да, үзем дә картаеп киләбез, дип елмайды да, һава торышы тәмам бозылганчы эшкәртә башлаган мәйданын каралтып бетерергә дип ашыкты.

    Нинди культурадан бушаганына карап, кырларга плоскорез яисә БДМ тагып чыгучы Ришат бодае җыеп алынган әлеге кырны юкка гына БДМ агрегаты белән эшкәртми - язын бу участокны сөрмичә, иртә итеп арпа чәчәргә мөмкин булачак: җәмгыятьтә көзге туфрак эшкәртүне басу әйләнеше нигезендә алып баралар. Киләсе елда җәмгыять борчак белән карабодай да үстерү уе белән дә яши. Әлеге санитарлар культуралар өчен дә участоклар тәгаенланды, дип билгеләп узды Зарипов.

    Бүген коллективның башка участокларында да эш дәвам итә. Ашлык складында бөртек калибрлана, механик остаханәләрдә эштән бушаган техника саклауга куела. Терлекчелек тә игътибар үзәгендә тора - савым көтүенең рационына рапс һәм уҗым кертелгән - сөтне киметергә ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: