Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кәрәкәшле музеенда РФ гражданины паспортларын тапшыру тантанасы узды

    Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда әлеге җирлектә яшәүче ундүрт яшьләре тулган үсмерләргә РФ гражданины паспортларын тапшыру тантанасы узды.

    Тантанада ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте Идарәсенең Ютазы районындагы территориаль пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина, әлеге пункт хезмәткәре Роза Нигъмәтуллина, мәктәп укытучылары һәм укучылары, әти-әниләр катнашты. Чарада катнашучыларга изге теләкләр юлланды, дип хәбәр итте Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: