Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Көрәш-Бүләктән Расиха Шакирова 90 яше уңаеннан котлаулар алды

    Көрәш-Бүләктән Расиха Шакировага - 90 яшь: тормыш юлын барлаганда, ул гомеренең кайгылы, кайвакыт күтәреп булмаслык авыр сәхифәләрен дә җиңелчә юмор хисе белән тасвирлый - янәсе, хәзер ничек "төзәтәсең" инде аларны...

    Расиха Галим кызы - Бәйрәкә авылы янындагы Зирекле Елга авылында туып үсә. Колхозларны "ваклау" турында большевиклар хөкүмәте карары белән һәр авылда авыл хуҗалыгы производствосы гамәлдә була. Сүз уңаеннан, Зирекле Елга авылыннан тыш, биредә Хөррият, Баланлы, Чик-Бүләк, Яңа Юл авыллары барлыкка килә. Хәзер алар арасыннан Хөррият авылы гына "исән". Ире кырыгынчы елда вафат булган Расиханың әнисе, күп тырыша, авыр эштә хезмәт куя, берсеннән-берсе кечкенә балалар тәрбияли. Мөгаен ул елларның бердәнбер куанычы - авыл урнашкан урын табигатенең матурлыгы булгандыр. Саф һава, чишмә суы, җиләк-җимешкә, гөмбәгә, чикләвеккә бай урманнар - кызга тормышка мәхәббәтне шулар биргәндер инде. Шул ук вакытта хезмәт лагерендагы сынаулар гына да гади хатын-кыз гомеренә җитәр иде.

    - Дүрт ел - 1943 елдан 1947 елга кадәр мин хезмәт армиясендә эшләдем, - дип сөйли мәкаләм герое. - Безнең районнан гына да - Ташкичүдән, Кече Урыссудан, Бәйрәкәдән, Иске Урыссудан һәм башка авыллардан 250 кыз мобилизацияләнде. Свердлау өлкәсенең Серов шәһәре минем тормышыма кара дата булып кереп калды. Безне мартен мичләрен ремонтлау эшләренә билгеләделәр. Таңнан торабыз, тезеләбез, унике сәгать буе тир түгәбез, эш нормасы, көнгә бер ипи кисәге һәм кәбестә шулпасы, катгый таләпләр, бөтенләй чыдап булмаслык яшәү һәм хезмәт шартлары... Махсус кием - сәләмә, аякларда - агач табанлы брезент башмаклар. Алар тиз ертыла, шуңа күрә без һәрвакыт ертык аяк киемнәрендә йөрдек. Хәер "эссе" производство өчен алар мөгаен алыштыргысыз булгандыр. Әйтик, уйлап тормастан кайнар корычка бассаң, ул аякларны пешерми. Кыш көне дә алар чабатадан уңайлырак. Ничектер без полуторкада урманга утынга киттек. Үч иткәндәй, машинабыз туктап калды, зәмһәрир суыкта, ярдәм килгәнне көтеп, тәмам гаҗиз булдык. Өшүен-өшедек, аякларыбыз туңуы үзен сиздермәде - вакыйга төчкерү-пошкыруларсыз гына үтеп китте. Күп кенә ахирәтләрем лагерь авырлыкларына чыдый алмыйча, качарга ниятлиләр. Әмма алар өйләренә кайтып җитә алмый, кызларны тотып алалар һәм төрмәгә ябып куялар иде. Авырлыкларны кичерергә миңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, аңа мин армый-талмый дога кыла идем. Салам матрасларга төрле бөҗәкләр ияләшә. Без аларга дуст сибәбез һәм башларыбызны мендәргә куйгач ук йоклап китәбез.

    Анысы да зарарлы бит, дип сүз кыстырасы килә. Әмма тыелып калдым. Мөгаен, бөтенләй башка нәрсәләр - эреләтүләре һәм кечерәйтүләре белән колхоз тормышы, колхоздан китергә теләүчеләрнең үз илләре буйлап ирекле рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлекләре булмаган тормышлары; паспорт бирүне тыю һәм мәҗбүри эшли алмаган көннәр өчен түләнмәү, пенсияләр булмавы, салымнарның "бууы", мәҗбүри хезмәт бурычы системасы, ач балаларга колхоз басуыннан алып кайтылган кушуч бодай өчен төрмәгә утырту, басуларда үгез һәм сыер җигеп башкарылган каторга хезмәте...

    1950 елда Расиха Көрәш-Бүләк егетенә кияүгә чыга. Җитеш тормышта яшәмәгән зур гаилә "өстенә" килә. Мин алар гаиләсенә җиденче кеше булып килдем. Башта бик авыр иде. Барысын да ташлап, туган йортка кайтып китәсе килә торган иде. Әмма әнине кызгандым...

    Расиха колхозда бернинди эштән дә куркып тормый. Әле 9 сыйныфтан соң ук кыз кыска сроклы бухгалтерлар хәзерләү курсларында укый. Сугыштан соң авыл советында хисапчы булып эшли.

    - Бу һөнәрегез буенча эшләүне ник дәвам итмәдегез?

    Ул сорауга кызларның сугыштан соң җырлана торган такмагы белән җавап кайтарды:

    - Солдаткалар күбәйде, кызларга көн калмады...

    Әлеге гаҗәеп апаның рухи көче күпләр өчен үрнәк. Аның җаваплары кыска, фикерләре тирән. Күп еллар дәвамында ул җирдәге юлларын тәмамлаган авылдашларын ислам кануннары буенча озатырга булыша, берничә ел дәвамында урында яткан ирен тәрбияли.

    - Ул "Порт-Артур" җырын урында яткан килеш бигрәк сагышлы итеп суза торган иде инде. Бу җырда бит татар халкының үз язмышына аһ-зары көйгә салынган...

    Әмма балалары, оныклары, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы вәкилләре даирәсендә юбилярның йөзе яктырды, ул Россия президентының котлау открыткасын, тәбрикләүләрне, бүләкләрне рәхмәт хисләре белән кабул итте.

    Кирәк вакытта ул Бөек Ватан сугышы елларында оборона сәнәгатендә эшләве турында документларны юлламый, үзенә нинди дә булса өстенлекләр эзләми.

    - Мин пенсия яшенә җитә алмаячакмын, - дип җавап бирә ташламалар алуга документларын тәртипкә китерергә тәкъдим итүчеләргә.

    - Минем бөтен әйберем дә бар, - дип кабатлый ул бүген.

    Күрәсең, Шакирова физик һәм рухи югалтуларны каплый алырлык ташламалар булмый, дип исәпли торгандыр. Сталин режимы еллары аннан бер нәрсәне тартып ала алмаган - намуслы кеше булып калу теләген.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: