Район вәкилләре чиктәш республика - Удмуртиядә халык кәсәбәчелеген үстерү үрнәкләре белән танышып кайттылар.
Иске Урыссу һәм Димтамак авыл җирлекләре башлыклары И. Мәрданов һәм М. Ямалиев, Балалар иҗаты үзәге директоры К. Ибраһимов Алнаши авылындагы декоратив-гамәли сәнгать үзәгендә булып, җирле халык ясаган сувенирлар белән танышканнар, кул эшләрен җитештерү барышын күзәткәннәр.