Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Курск дугасы бәрелешләрендә катнашучылар янында - кунаклар

    Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары Миннебай Миннекәй улы Миннекәев, Вәлиәхмәт Шәйхелислам улы Шәйхелисламов котлаулар кабул итте.

    Бөек Ватан сугышының хәлиткеч алышларының берсе - Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан әлеге карт фронтовиклар яннында район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова булды. Чал чәчле ветераннарга алар район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемнәреннән күчтәнәч тапшырдылар һәм изге теләкләрен юлладылар.
    Миннебай Миннекәй улы Миннекәев кунаклар белән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: