"Солнышко" Ютазы балалар бакчасы шушы көннәрдә Кышны озату атнасына керешкән.
Балаларның әти-әниләре хәбәр итүенә караганда, бәйрәмдә бөтен яшь төркемендәге нарасыйлар катнашкан. Бакча коллективы кайнар коймак пешергән, самавырда чәй кайнаткан. Төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән мәйданчыкта балалар биегәннәр, җырлаганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар, чаналарда шуганнар. Чанага җигелгән ат - ата-аналардан сабыйларга бүләк булган.