Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кыска вакытлы ваемсызлык - гомерлек үкенеч

    Җәй республиканың дүрт гаиләсе өчен зур бәхетсезлек белән башланды.

    Көннәр артык эссе тору сәбәпле, саф һава эзләп, тәрәзә төбенә менгән өч яшькә кадәрге сабыйлар егылып төшеп, тән җәрәхәтенә дучар булган. Бу хакта Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы республика комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдерде. Сүз уңаеннан, былтыр модый хәвефлек 12 бала белән килеп чыккан, арада үлүчеләр дә булган.

    Балалар, гадәттә, теләсә кайсы җиһазны кулланып, еш кына чебенгә каршы куелган челтәргә таянып, тәрәзә төбенә менәргә ярата. Һәм аларның әлеге "каһарманлыгы", беренче чиратта, әти-әниләрнең ваемсызлыгы гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый кайгылы статистиканы арттырмау һәм сабыйларның сәламәтлеген, кайчак гомерен куркыныч астына куймау максатында балаларны торакларда, аеруча тәрәзәсе ачык бүлмәләрдә ялгыз калдырмау хәерле. Әти-әни, йөрәк пәрасен караусыз калдырмау гына түгел, ул хәтта йорт җиһазларын да, бала, теләге булып та, тәрәзә төбенә, пыялаланмаган балкон кырыена менә алмаслык итеп урнаштырырга тиеш. Иске агач тәрәзәләрдән баш тарта барсак та, аның үз өстенлекләре бар: бала гына түгел, аны хәтта олы кеше дә кайчак тартып ача алмый иде. Хәзерге замана тәрәзәләре белән җиңел идарә ителә, өстәвенә москит челтәрләре дә бәхетсезлек чыганагына әверелеп бара. Шуңа күрә әти-әни, сабый мөстәкыйль рәвештә пластик тәрәзәләрне ача алмасынга, аларда махсус фиксатор булдыруны кайгыртырга тиеш.

    Утырышта чыгыш тоткан Гүзәл Удачина, район чиновникларын алты яшькә кадәрге балаларны ялгызын калдыруның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлату буенча урындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар җыелышы үткәреп кенә чикләнмәскә чакырды. Аңлату эшләренә ул психологларны, медицина хезмәткәрләрен дә җәлеп итәргә кушты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: