Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ләйлә Янгулова укучылары үзләрен беренче укытучыдан уңган дип саный ала

    Беренче кыңгырауданмы? Беренче тантаналы линейкаданмы? Беренче укытучыңның җылы карашыннан һәм ягымлы елмаюыннанмы? Беренче дүрт елда сине мәктәптә укыткан укучыңа күп нәрсә бәйле.

    Беренче укытучылары безнең мәктәптә белем биргән тирәнтен уйлаучан, кызыклы һәм төрле яклап үсеш алган шәхес Ләйлә Янгулова булган укучыларны чын мәгънәсендә укытучыдан уңдылар дип әйтергә була. Кечкенә һәм шук беренче сыйныф укучыларыннан акыллы һәм тәрбияле, уйлый белүчән һәм максатка омтылучан чын кешеләр үсеп чыксын өчен күпме хезмәт һәм сабырлык, рухи көч һәм җан тынычлыгы сарыф итәргә кирәк. Ләйлә Фәнис кызы һәр укучысы өчен җаны-тәне белән борчыла, балалар аның мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп тора. Ләйлә Янгулова кешеләрне яратырга һәм аларга ярдәмгә килергә өйрәтә. Ул гадел укытучы, беркайчан да билгеләрне киметми, кыюсызларны үз позицияләрен тотарга өйрәтә, ялкауланырга яратучыларны күз уңыннан ычкындырмый. Һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, көче буенча белем бирә һәм укуда кызыксынучанлыкка ирешә. Укытканда, балалар уйларга, фикер йөртергә һәм анализларга өйрәнсеннәр өчен, еш кына "ни өчен?" дигән сорауны куя.

    Ләйлә Фәнис кызы берничә ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли, координатор һәм остаз сыйфатында чыгыш ясый, хезмәттәшләренә оператив ярдәм күрсәтә, консультацияләр бирә, куелган бурычларны үтәүдә һәм нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итә. Ул алдынгы тәҗрибә таратуда актив катнаша. Аның укучыларының төрле конкурсларда катнашу дәрәҗәсе югары.

    Укытучы - һәрберебезнең тормышында әһәмиятле кеше. Укытучы - һөнәр генә түгел, ул - табигатьтән бирелгән сәләт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: